Accessibility links

Кайнар хәбәр

Moscow Times: Кирмәннең Facebook инкыйлабы булдырмау планы


Каһирәнең Таһрир мәйданында
Каһирәнең Таһрир мәйданында

Журналист Андрей Солдатов Русиядә гарәп инкыйлабларына охшаш чараларны булдырмау тырышлыгы турында яза.

Agentura.ru сәхифәсе мөхәррире Андрей Солдатов Moscow Times газетында чыккан мәкаләсендә гарәп дөньясындагы инкыйлаблар сурәтендә Русия хакимиятенең Facebook инкыйлабы булдырмау өчен чаралар күрүе турында яза.

“Гарәп дөньясындагы соңгы вакыйгалар интернеттагы социаль челтәрләрнең мөмкинлекләренә карата өметләрне тагын көчәйтеп җибәрде. Көнбатышта хәзер күпләр интернет технологияләре авторитар дәүләтләрдә моңарчы булмаган нәрсәне булдырырга – хакимиятне сайлаулар яки урам җыеннары аша кулга төшерерлек оппозиция оештырырга ярдәм итә ала дип исәпли», - дип яза ул.

Әмма ул укучы игътибарын интернетның гарәп илләрендәге бу вакыйгаларга турыдан-туры тәэсире турында барган бәхәсләргә юнәлтә. Социолог Евгений Морозов, мәсәлән, үзенең күптән түгел чыккан “Челтәр ялганы” исемле китабында Twitterны югары бәяләүче Көнбатыш сәясәтчеләренең күбесе чынлыкта Салкын сугыш чорындагыча фикерләүчеләр дип яза. Мондый сәясәтчеләр тимер пәрдә артындагы халык ирекле мәгълүматка ирешү белән демократия җиңә дип исәпләүне дәвам итә. Алар факслар һәм күчерү җиһазлары пәйда булу белән мәгълүмат ирекле тарала башлап, Советлар Берлегенең җимерелүенә китерде, диләр.

Әмма факс җиһазлары белән Советлар Берелеге җимерелү арасындагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен әлегә беркемнең дә исбатлый алганы юк.

“Инде 20 ел чамасы дөньядагы демократияләштерү процессы тоткарланып килә. Көнбатыш исә авторитар илләрнең халкын ирекле итү өчен яңа технология, “яңа факс машинасы” эзләп азапланды. Тик мондый фикерләүнең төп хатасы шул ки, күп кенә авторитар дәүләтләр үз ватандашларына читкә чыгуны тыймый һәм ирекле мәгълүмат эзләүчеләр гадәттә аны таба да ала”, - дип дәвам итә Солдатов.

Шуңа да карамастан, Көнбатышның киңкүләм мәгълүмат чаралары интернетны һәм социаль челтәрләрне каршылык хәрәкәтләренең тамырларын куәтләндерүче яңа корал буларак сурәтләп килә. Автор фикеренчә, һәрнәрсәгә шикләнеп караучы Мәскәүдәге Кирмән дә моны игътибарсыз калдырмый. Кирмән берничә ел элек булган төсле инкыйлаблардан соң Көнбатыш үз мәнфәгатьләрен алга сөрү өчен яңа чаралар уйлап тапты дип исәпли. Нәтиҗәдә хакимият оппозициянең Twitter технологиясе ярдәмендә хакимиятне алмаштыру мөмкинлекләре артты дигән фикердә.

Ул гына да түгел, хәтта көчсез яки начар оештырылган оппозиция дә Twitter яки Facebookны кулланган очракта хакимиятне алмаштыра ала дип исәплиләр. Солдатов узган атнада Владикавказда Русия президенты Дмитрий Медведев әйткәннәрне дә мисал итеп китерә. “Дөресен әйтик. Мондый сценарийны алар элегрәк безгә әзерләгән булган. Ә хәзер алар моны тормышка ашыру өчен тагын да катырак тырышачак”, - дигән иде Медведев..

Аның язуынча, Медведевның мондый реакциясе Мәскәүнең бу мәсьәләгә бик җитди каравын күрсәтә. Мәкаләдә гарәп илләрендәгегә охшаш протест чаралары Русиядә дә башланса, хакимият аңа ничек җавап бирәчәк дигән сорауга җавап эзләнә. “Интернет нигезендә инкыйлаб оештыру куркынычына иң беренче булып силовиклар һәм президент идарәсе җавап бирә ала”, - ди Солдатов.

Соңгы елларда Федераль иминлек хезмәте ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы үзләренең нинди алымны өстен санавын яхшы күрсәтте. Аерым интернет кулланучылар “экстремист” дип танылып җинаять җаваплылыгына тартылды.

Тунис белән Мисырдагы инкыйлаблардан соң исә алар җинаять кодексын үзгәртеп интернеттагы социаль челтәрләрнең хуҗаларын үз сәхифәләрендәге һәрбер нәрсә өчен җаваплы дип тануны тәкъдим итте.

“Бу адымның төп максаты социаль челтәрләрне кулланучыларның рәсми теркәлү үтүенә ирешү булырга охшаган”, - ди ул.

Президент идарәсе исә башкачарак ысулны сайлады. Берничә ел элек Кирмән үз блоггерлар мәктәбен оештырды. Соңрак ул мәктәп ябылса да, бу эшне төбәкләр куәтләндереп җибәрде.

Бу эшне Кирмәнгә дустанә позициядә торучы сәяси аналитик Глеб Павловский җитәкчелегендәге Эффектив сәясәт вакыфы оештырды. Солдатов “Ул мәктәптәге курсларга караганда, мәктәпнең төп максаты Көнбатышның “җимергеч сәясәтенә” каршы тору булырга охшаган”, - ди.

Бердәм Русиянең сәяси бүлеген җитәкләүче, Кирмән яклы блоггерлар җитәкчесе Алексей Чадаев исә февраль аенда “Независимая Газета”да бастырган мәкаләсендә “2011 елгы Дәүләт Думасы сайлавында илебез тарихында беренче мәртәбә интернеттагы сайлау алды көрәше гадәти киңкүләм мәгълүмат чараларындагы көрәшкә тиңдәш яки аннан зуррак булачак”, - дип язды.

Солдатов: “Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләрендә чуалышлар дәвам иткәндә һәм Дума сайлавы якынлашканда силовиклар социаль челтәрләр кулланучыларының ул челтәрләрдә рәсми теркәлүенә канун нигезендә ирешергә тырыша һәм кемнәр экстремист язмалар белән чыгыш ясар икән дип көтеп тора. Ул арада Кирмән хөкүмәт яклы блоггерларны куәтләндерергә тырыша”, - ди.

Аналитиклар моны хөкүмәт белән оппозиция арасындагы яңа сәяси бәрелешкә әзерләнү дип бәяли.

“Русиядә күпчелеген урта сыйныф һәм халыкның иң актив катламы тәшкил иткән 40 миллионлап интернет кулланучыны исә сәяси көрәш әллә ни кызыксындырмый. Бу исә Кирмәннең Facebook инкыйлабын булдырмау көрәше бары виртуаль көрәш кенә булып калачагын аңлата” дип тәмамлый әлеге мәкаләсен «Яңа дворяннар» исемле китап авторы Андрей Солдатов.
XS
SM
MD
LG