Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден Европага сәфәрен Финляндиядән башлады


Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден Финляндиягә килде. Әлеге илдән аның Европага сәфәре башлана.

Хельсинкидән соң Байден Русиягә юл алачак. Анда президент Медведев һәм хөкүмәт башлыгы Путин белән очрашачак.

Байден әйтүенчә, Русиягә сәфәрнең максаты икеара мөнәсәбәтләрне “сүндереп кабызу”га тырышлыкны арттыру. АКШ вице-президенты Мәскәү дәүләт университеты студентлары алдында да чыгыш ясаячак.

Байден әлеге сәфәре вакытында Молдовада да булачак.
XS
SM
MD
LG