Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән башкаласына танклар китерелде


Бүген Йәмән башкаласы Санага танклар һәм хәрби техника китерелде.

Шул ук вакытта югары хәрби җитәкчеләрнең берсе, генерал-майор Гали Мөхсин әл-Әхмәр президент Гали Габдулла Салихның вазифасыннан китүен таләп итүче оппозиция ягына чыкты.

Тагын ике армия генералы гыйсъянчыларга кушылды.

Президен Салих якшәмбе Йәмән хөкүмәтен таратты.

Кайбер хәбәрләргә караганда, президент министрларның халыкка каршы репрессияләргә ризасызлык белдереп вазифаларыннан китәргә җыенуын белгәннән соң хөкүмәтне таратырга булган.

Санада җомга көнне демонстрациячеләргә ут ачудан 50-ләп кеше һәлак булганнан соң илдә киңкүләм ризасызлык чаралары башланды.
XS
SM
MD
LG