Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Африка Республикасы президенты Либиягә килде


Көньяк Африка Республикасы президенты Джейкоб Зума бүген Либия низагын җайга салу миссиясе белән Триполига килде.

Зума Триполида Либия башлыгы Мөәмәр Каддафи белән сөйләшүләр үткәрә. Хакимиятнең гыйсьянчылар белән килешү мәсьәләләре дә каралачак. Гыйсьянчылар Каддафи хакимияттән киткән очракта гына сөйләшүләргә риза булуларын әйтә.

НАТО очкычлары Либиядәге хәрби һәм хакимият корылмаларын утка тотуны дәвам итә. Либия дәүләт телевидениесе Злитан шәһәрен бомбалаган вакытта 11 кешенең үлүе турында хәбәр итә. Башка чыганаклар бу хәбәрне расламый.

НАТО Генераль секретаре Андрес Фог Расмуссен бүген, коалиция көчләренең Либиядәге кампаниясе уңышлы төгәлләнеп килә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG