Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөшәррәфнең туңдырылган хисабында миллион долларга якын акча бар


Пакстанда мәхкәмә 2007 елның декабрендә элекке премьер-министр Беназир Бһуттоны үтерүдә катнашлыгы бар дип шикләнелгән илнең элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәфнең милеген алу һәм банк хисапларын туңдыру турында карар чыгарган.

Мөшәррәфнең Исламабадтагы йорты һәм берничә җир биләмәләре алыначак. Шулай ук аның хисабында миллион долларга якын акча бар.

Февральдә мәхкәмә Дубаида яшәүче Мөшәррәфне кулга алуга рөхсәт бирде һәм соңрак аны качып йөрүдә гаепләде.

Беназир Бһуттоны үтерүгә бәйле мәхкәмә эше ябык килеш уза. Гаепләнүчеләр арасында биш сугышчы һәм ике полиция офицеры бар. Мөшәррәф үз гаебен танымый һәм гаепләүләр сәясиләштерелгән дип саный.
XS
SM
MD
LG