Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский анасына малаеның үлемен тикшерү өчен материаллар бирелмәячәк


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе малаеның үлеменә бәйле бәйсез тикшерү уздыру өчен Сергей Магнитскийның анасы Наталья Магнитскига медицина материалларын бирмәүне кануни дип тапкан.

Элек Басманный мәхкәмәсе чыгарган карар үз көчендә калган.

Салымнардан качу гаепләве белән изоляторга ябылган һәм 11 ай сак астында булган Hermitage Capital вакыфы юристы Сергей Магнитский 2009 елның 16 ноябрендә үлде. “Бутырка” изоляторы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Кратов һәм врач-лаборант Лариса Литвиновага саксызлык белән кеше үлеменә китергән гамәлләр кылу һәм җавапсызлыкта гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG