Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Яблоко" җитәкчесе һәм активисты тоткарланды


Мәскәүдә Дума сайлавындагы хәрәмләшүләргә каршы“Яблоко” фиркасе митингыннан соң фирка җитәкчесе Сергей Митрохин һәм митингка рөхсәт алган активист Майя Завьялова тоткарланды.

Алар административ тәртип бозуда гаепләнә. Полиция әйтүенчә, 300 кешелек рөхсәт алынган митингка 350-ләп кеше килгән булган. Шулай ук Митрохин митингка керү урынында куелган метал тикшерү капкаларын башкарак урынга күчергән булган.

"Яблоко" җитәкчесе Азатлык радиосына интервьюда бу гаепләүләрне кире кагып полиция рөхсәт ителгән митинг үтәсе урынны киртәләр белән ябып куйган иде диде. Митрохин әйтүенчә, митингка барлыгы 600-ләп кеше килгән.
XS
SM
MD
LG