Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлауда хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды


Әфганстанның көньягында Һилменд вилаятендә торак йортның шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә җиде кеше үлгән – дүрт хатын-кыз һәм өч бала.

Җирле җитәкчеләр белдерүенчә, йортта бомба шартлаган, әмма ник аның нәкъ шул йортка куелуы билгесез.

Дүшәмбе көнне җирле хакимият вилаятьләрнең берсендә терактның булмый калуын әйтте. Шартлаткычны машинага урнаштырганда шартлап алты мөмкин интихарчы үлгән һәм өчесе яраланган.
XS
SM
MD
LG