Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исландиянең элекке премьеры банк кризисы өчен мәхкәмә алдына басты


Исландиянең элекке премьер-министры Гейр Хорде 2008 елда илнең банклары бөлгенлеккә төшү өчен җаваплы булуда гаепләнеп мәхкәмә алдына басты. 2010 елда тәмамланган тикшерүләр нәтиҗәсендә ил икътисады өчен Хорде җаваплы булган чорда аның уйланылмаган сәясәте аркасында илнең иң зур банкларының берсе булган Icesave банкы бөлгенлеккә төшкән, дип игълан ителгән иде. Әлеге финанс кризис Британия һәм Нидерланд белән дипломатик низагка китерде.

Быел Исландия парламенты элекке премьердан барлык гаепләүләрне алу турында фикер алышты, әмма мәхкәмә эшен башлау өчен тавыш бирде.

Исландиядә хэзерге һәм элекке рәсмиләрне хөкем итү өчен аерым мәхкәмә ачылган иде. Бәйсезлек фиркасе рәисе Гейр Хорде бу мәхкәмә алдына баскан беренче рәсми булачак. Тыңлаулар 15 мартка кадәр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG