Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиулла Ягъкубка җеназа Апанай мәчетендә укылачак


Пәнҗешәмбе көнне атып үтерелгән Татарстан диния назәрәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб белән хушлашу Казанның Апанай мәчетендә булачак.

Җеназа җомга 20 июль көнне иртәнге 9.30да башлана.

Пәнҗешәмбе иртәнге сәгать унда Вәлиулла Ягъкуб үзе яшәгән өйнең керешендә атып үтерелде.

Иртәнге сәгать 11 тирәсендә Казанда Мусин һәм Четаев урманары киселешендә Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең эш машинасы шартлатылды. Илдус Фәиз рульдә үзе булган. Аны яралы хәлдә Республика үзәк клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия президентының Идел буе бүлгәсендәге вәкиле Михаил Бабич катнашында чираттан тыш утырыш узды. Миңнеханов террорчыларны табарга ярдәм иткән мәгълүмат өчен бер миллион сум вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG