Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә елның соңгы Сабантуе үтте


Төмән Сабантуенда
Төмән Сабантуенда

Гадәткә кергәнчә, Төмән шәһәрендә быел да Сабантуй шәһәр көнендә үткәрелде.


Төмән Сабантуе өлкәдә генә түгел, дөньяда соңгы Сабантуйдыр ул. Бик кызык килеп чыкты әле бу: Төмән өлкәсе Сабантуйлар чорын башлады һәм тәмамлап куйды. Тик өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, бу гадәтне туктатырга вакыт, диде. Сабантуйлар халкыбыздан килгән гадәт буенча үз вакытында үткәрелергә тиеш, дип белдерде ул. “Ел саен яңгыр астында бәйрәм итүдән котылыр идек аннары”, дип җөпләде аның сүзен мәдәният белгече Фәрит Хәкимов.

Җитәкчеләр котлый
Җитәкчеләр котлый
Быелгы Сабантуй шәһәрнең 426 еллыгына туры китереп оештырылды. Әйтерсең лә, һава торышы да шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәм, тату булуына шатланып уңайлы көн бүләк итте – үзәккә үткән эссе дә, салкын да, яңгырлы да булмады.

Быелгы бәйрәм шәһәр хакимияте матди ярдәме һәм шулай ук өлкә татар Конгрессы, "Ватрушкин” кафе-кулинар маркеты, «Ак Барс» банкы, ООО «ПК Молоко», «Серебряные ключи», Казанның милли азык-төлек кондитер фабрикасы булышлыгы белән оештырылды.

"Казан егетләре" җырлый
"Казан егетләре" җырлый
Бәйрәмгә олы кунакларыбызның килми калганы юк әле. Бу юлы да төмәннәрне һәм Сабантуйда катнашучыларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм Казан кунагы – Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сәламләде һәм бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, хезмәттә һәм башлангычларда уңышлар теләделәр.

Кул көрәше
Кул көрәше
Рәсми өлештән соң сәхнәдә матур концерт програмы барганда икенче якта төйдереп бию, төрле спорт ярышлары, балалар һәм зурлар өчен милли уеннар оештырылды. Бирегә килүчеләрне шәһәр татар мәдәният үзәгенең иң шәп артистлары: Әбүзәр Миңнебаев, Фәгыйл Кәримов, Марат Вәлиев, Лариса Насыйбуллина, "Чимги” фольклор коллективы (җитәкчеләре Минңебаев), "Хыял” (Кәримов), "Сүнмәс хисләр” (Әхтәм Назыров) ансамбльләре, "Төзүче” милләтләр йортының татар бүлеге каршында эшләп килүче "Гүзәл” бию төркеме (Нәсимә Аксанова) һәм башкалар халыкны чын күңелдән ял иттерделәр. Ә Татарстанның атказанган, себерләрнең яраткан артистлары – "Казан егетләре” төркеменең чыгышы аеруча зур бүләк булды. Алар тамашачыларны шундый дәртләндерле ки, хәтта сәхнә алды зур бию мәйданына әйләнде.

"Беренче килим әле!"
"Беренче килим әле!"
Сабантуйда иң мөһим булып саналган "абсолют батыр” исемен алу өчен дә көрәш бик кызу барды. Быел Сабантуйның иң кыйммәтле бүләге булып саналган сарык тәкәсенә Турал Азимов лаек булды.

Барлык төп спорт төрләрендә дә башка милләт вәкилләре җиңеп килгәндә, кул көрәштерүдә хатын-кызларыбыз татарның иң көчле милләт булуын расладылар. Зөлфия Сираҗетдинова, Гүзәл Кәнәфиева, Әнисә Рамазанова эшчән, тырышлар да әле.

Себер татарларының бәйрәм өстәленең атрибутын күздә тотып, быел үзәк хезмәткәрләре "Исемле бавырсак” дип аталган бәйге дә оештырганнар. Күп еллар төрле конкурсларда актив катнашып җиңеп килүче "Яңарыш” хезмәткәре Наилә Сафиуллина бу юлы да беренче урынны яулады. “Гомумән, бавырсакларның төрлесе әзерләнде бу көнне. Милли ашыбызны болай оста пешерүче уңганнар булуы куанычлы”, диде Әлисә Мөслимова.

Ә «Төмәннең мин яраткан урыны» бәйгесендә беренчелекне Лилия Хәлиуллина алды.

Көрәш
Көрәш
Сабантуй барышында яшьлек туйларын билгеләүче гаилә - Лилия һәм Данис Вәлиевларны, иң өлкән тамашачы – 83 яшьлек Әнәс Миңнуллинны һәм 15 көнлек сабый - Илназ Кормановны да бүләксез калдырмадылар.

Көнозын сату рәтләре эшләде. Милли татар ашлары, кайнар чәй, пылау, шашлык исләре кешеләрне үзләренә чакырып торды.

Гомумән, Сабантуй оешкан төстә үтте, халык бөтен мәшәкатьләрен онытып күңел ачты, рухи көч алды. Иң куандырганы - бер җирдә дә исерткеч эчемлекләр сатылмады, тәртип бозучылар булмады. Кыскасы, туганнарны, дусларны, авылдашларны тагын бер кат очраштырды, берләштерде, кавыштырды милли бәйрәмебез.
Төмән Сабантуе
Төмән Сабантуе
XS
SM
MD
LG