Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аллаһка ышанган кеше төрле хәлләргә әзер булырга тиеш”


Кайбер мөслимәләр җәмгыятьтә үзләрен чит итеп хис итә
Кайбер мөслимәләр җәмгыятьтә үзләрен чит итеп хис итә

Мөселманнар тормышы уңайлаша, эш табуы җайлаша башлаган дәвердә һөҗүмнәрдән соң мөселманнарга карата мөнәсәбәт үзгәрү сәбәпле, уку йортларында һәм эш табуда проблемнар артырга мөмкин, дип саный кайбер мөслимәләр.

1990 еллардан соң милләтне күтәрүчеләр белән беррәттән, дингә килүчеләр дә күп булды. Башта әби-апалар кереп, үз артларыннан яшь кызларны иярткән булса, аннан яшь егетләр килгән. Хәзер дингә тартылучылар арасында күбесе ирләр икән.

Мөселманнар арта барган саен, җәмгыятьнең дә яраклашу процессы башланды. Дин кушканча яшәү мөмкинлекләре тудырылды: хәләл кафелар ачылды, мөслимәләр өчен төрле киемнәр кайтарылды, махсус мөселман кибетләре күбәйде. Шулай да җәмгыятьтә каршылыклар очрамый тормады. Мөслимәләрнең эшләрендә хиҗап өчен проблемнар тууы турында билгеле. Уку йортларында, эштә янаулар булганы да ишетелде. Соңгы елларда гына халык төрле һөнәр вәкилләре буларак яулыклы кызларны күрүгә ияләшә башлады.

Шәхсән үземнең узган елларда бөтен халыкка таралган хәлләр турында гына ишеткәнем булды. Аннан бер дус кызым эшендә проблемнарга очрады. "Кайбер җитәкчеләрдә стереотип калган. Алар төренгән кызларны эш мәсьәләсендә үзләрен күрсәтә алмас дип уйлый. Кайберләрендә мондый фикер башка илләрдәге нинди дә булса гореф-гадәтләр аркасында үзләрен үрнәк буларак күрсәтмәгән мөселманнарны күрү нәтиҗәсендә туган. Ә бит мөслимәләр, киресенчә, җәмгыятькә файда китерергә, актив катнашырга омтыла”, ди мөслимә Алсу Әхсәнова.

“Шулай да мөслимәне эшкә кабул итү яки итмәү җитәкченең исламга карата шәхси карашыннан да тора. Шуның өчен мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрә башласа да, вазгыять һәр кешенең әле шәхси мөнәсәбәтеннән дә торачак. Алда бар да күренер”, ди алар.

Мөслимә Ләйсән Заманова алда мөселманнар тормышы яхшырыр дип санамый. “Бәлки бу хәлләрдән соң мөселманнар тормышында артык тискәре үзгәрешләр дә булмас, әмма яхшы якка үзгәрер дип тә уйламыйм”, ди ул.

Узган еллар дәвамында республика мөселманнары арасында башка ислам дәүләтләренә күчүчеләр дә күп булган. Әле дә китәргә теләүчеләр аз түгел икән, соңгы хәлләр әлеге теләкне аларда арттырган гына.

“Мин үземне бу җәмгыятьтә чит итеп хис итәм. Күңелемнең бер почмагында берәр ислам иленә китү теләге ята. Хакимияттә дини яктан гыйлемсез кешеләр булганда, җәмгыятьтә фетнә башлана", ди Алсу Әхсәнова.

Мөселманнар әйтүенчә, соңгы хәлләр аларны, киресенчә, ныгыткан гына. “Аллаһка ышанган кеше төрле хәлләргә әзер булырга тиеш”, ди алар.

“Һөҗүмнәрдән соң танышларым белән сөйләштем. Бер танышым бик акыллы сүзләр әйтте: “Наилә, бу - сынау. Бар да тынычланыр, үтәр”, диде ул”, дип сөйләде мөслимә Наилә Әхмәдиева.
XS
SM
MD
LG