Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вардак һөҗүмнәрендә кимендә 12 кеше һәлак булган


Вардак – Шимбә көнне Әфганстанның Вардак шәһәрендә ике интихар һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 12 кеше, шул исәптән 4 полиция хезмәткәре һәлак булган.

Шартлаулар НАТО ныгытмасы янында һәм Сәйдәбад базарында булган. Вардак рәсмиләре әйтүенчә, ул вакытта базарда халык күп булган, барлыгы 50дән артык кеше яраланган.

Беренче мәгълүматларга күрә зыян күрүчеләр арасында халыкара көчләрнең ике вәкиле дә бар.

Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG