Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: "Быелгы фестивальгә тәнкыйть булмас дип өметләнәм"


Равил Гайнетдин: "Быелгы фестивальгә тәнкыйть булмас дип өметләнәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Казанда VIII халыкара мөселман киносы фестивале башланды

5 сентябрьдә Татарстан башкаласында VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале башлану уңаеннан матбугат очрашуы узды.


Быелгы кинофестивальгә 55 илдән 300 гариза килгән. Фестивальнең конкурс програмына 28 илнең 40 фильмы сайлап алынган.

Шулар арасыннан өч фильм Татарстаннан: Фәрит Дәүләтшинның “Эт” нәфис фильмы, Илдар Ягъфәровның “Югалту” кыска метражлы нәфис фильмы һәм Сергей Яковлевның “Проломнаядагы даруханә” кыска метражлы документаль фильмы.

Татарстан мәдәният министрлыгында үткән чара тулысынча урыс телендә барды. Матбугат очрашуыннан соң Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин “Азатлык” радиосы сорауларына татарча җавап бирде.

VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 11 сентябрьгә кадәр барачак.
XS
SM
MD
LG