Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яулык бәйләүне тыюга каршы пикет узды


Казан медицина көллияте янында яулык бәйләүне тыюга каршы пикет узды. Хакимият белән килештерелгән урам чарасын “Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм көллият укучылары оештырды.

Элегрәк көллияттә укучы мөслимәләр Азатлык хәбәрчесенә, бүлек мөдирләренең яулыкларны салырга, итәкләрне кыскартырга кушуы турында хәбәр иткән иде.

“Безнең гәҗит”кә хәбәр биргән кызлар көллият җитәкчесенең дә яулык бәйләүне тыюына зарланган. “Укырга йөргәндә яулыкны саласыз, аның урынына колпак киясез, диде. Ә без, мөселманнар, халат белән чалбар кияргә риза. Тик менә колпак астыннан чәч күренмәсен өчен ак яулык япсак буламы дип сорадык. Ә ул: "Юк! Вы рассмешите народ", – диде. Без киенергә бүлмә сорадык. Ә ул: "Сез кемгә кирәк соң? Сезгә бер ир-ат та борылып карамый. Әнә йә коридорда, йә бәдрәфтә чишенегез", – дип җаваплады”, дип сөйләгән кызлар гәҗиткә.

Казан медицина көллиятенең укыту эшләре буенча җитәкче урынбасары Лилия Мусина хәбәр итүенчә, уку йортында яулыкның тыелуы ялган мәгълүмат, бернинди хиҗап тыю булмаган.
XS
SM
MD
LG