Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Мәскәүдә дин иреклеге канун өлгесе турында чыгыш ясаячак


Бүген Мәскәүдә Федерация Шурасында милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү шурасы утырышында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнаша. Ул 12 октябрь көнне Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән «Дин иреклеге һәм дини берләшмәләр» канун өлгесе турында чыгыш ясаячак.

Канун өлгесендә дини җитәкчеләр урынына куеласы кешеләргә таләпләр булдыру, аерым алганда аларның Русиядә һәм чит илдә белем алуы мәсьәләсе карала. Шулай ук канун өлгесе дини оешмаларга чит илдә белем алучыларның дипломнарын тану хокукын күздә тота. Моннан тыш, канун өлгесендә дини оешмаларны эшчеләр белән хезмәт килешүләрен булдыруны шарт итеп куярга тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG