Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Нурулла Гариф


Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф 2012 елга йомгак ясап: "Мәскәү татарга каршы нинди генә кануннар чыгармасын, явызлыклар эшләмәсен – нәтиҗәсез булачак", дип белдерде.

Нурулла Гариф фикеренчә, татар генетик формада шулкадәр ныгыган ки, татарның теленә, мәдәниятенә каршы начарлык кылынырга мөмкин, әмма аны нәтиҗәле һәм милләтне юкка чыгарырлык дәрәҗәдә эшләп булмый. 2012 елда ул туган авылы - Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында бабасы йортын төзекләндергән. Анда музей ачарга тели.

– 2012 елда бабай булдым мин. Бик зур шатлык икән ул. 2011 елда авылда әтинең йортын төзекләндергән идем. Ул йортның янәшәсендә генә бабайның инкыйлабка кадәр төзелгән кирпечтән ике катлы бик мәһабәт йорты тора иде. Ул төзекләндерелмәгән, күп файдаланылган, ярым җимерек хәлдә иде. Мин җәй көне шуны төзекләндереп, түбәләрен ябып, кибетләрен торгызып куйдым. Тәрәзәләр дә ясаттым. Аны мин музей итәргә хыялланам. Ансы алдагы җәйдә эшләнер инде. Бабайлар бинасын торгызганга күңелем сөенеп йөри.

Нурулла Гарифның бабасы яшәгән йорт төзекләндерелә. 2012 елның җәе.
Нурулла Гарифның бабасы яшәгән йорт төзекләндерелә. 2012 елның җәе.
Узган җәйдә "Болгар-татар ташъязмалары" дигән күләмле фәнни хезмәтем дөнья күрде. Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның чыгарган соңгы китабы булды ул.

Татар дөньясына килгәндә, элегрәк мин Мәскәүнең татарның мәгарифенә, теленә начарлык китергән кануннарына борчыла идем. Хәзер мин аңладым - шушы дүрт гасыр ярымда Мәскәү ягыннан татар халкын юкка чыгару өчен кануннар, чукындыру дисеңме, явызлыклар бик күп килгән. Боларның берсе дә татар халкына үтеп керә алмаган һәм татар халкының яшәү рәвешен бозмаган. Мәскәү инде хәзер татарга бернинди начарлык эшли алмый. Татар генетик формада шулкадәр ныгыган ки, татарның теленә, мәдәниятенә каршы начарлык эшләп була, әмма аны нәтиҗәле һәм милләтне юкка чыгарырлык дәрәҗәдә эшләп булмый дигән фикергә килдем. Мәгарифнең соңгы кануны белән дә артка китмәбез дип уйлыйм. Русиянең бу соңгы начарлыклар эшләргә теләве һәм ул аны үти алмаячак.

Мин кая барсам да, авылда йөрим, кешеләр белән аралашам, татарлар хәзер "Без - татарлар" дип горурлык белән сөйләшә. Аларның авылга кайткан оныклары татарча сөйләшә. Кешеләрнең сөйләшүендә дә зыялылык бар. Мин үз халкым өчен сөенеп йөрим. Өстән яшәешкә комачаулы басымнар булса да, халыкның үзендә яшәү көче шулкадәр зур ки, аны берничек тә юкка чыгарып булмый. Мин шуңа бик шатланам.

Конгрессларга, төрле чараларга гел була торган бер әйбер генә итеп карыйм. Аларның зур йогынтысы да булмас, әмма көндәлек яшәештә безнең халык ниндидер ныклы карар белән, эшчәнлек белән алга таба бара дип өметләнәм.

"Болгар-татар ташъязмалары" китабы
"Болгар-татар ташъязмалары" китабы
Мин соңгы елларда татарның ирешкән уңышлары аның эчке дөньясын да ныгытты дип уйлыйм. Ул рухи яктан да, матди яктан да шулай. Менә безнең авыл кечкенә генә, былтыр дүрт йортка нигез салынды. Төзиләр, эшлиләр. Быел безнең һәм күршедәге татар авылына асфальт төзеделәр. Безнең авыл зур булмаса да өч пилорама бар. Анда ниләр генә эшләмиләр, ул тәрәзәләр дисеңме. Хәзер хәтта авылда да пластик тәрәзәләр ясыйлар. Юлларга сала торган төсле брусчаткаларга хәтле эшлиләр безнең якта. Хәзер шәһәрнекеннән дә сыйфатлырак итеп эшлиләр, бәясе дә очсызрак.

Элек шәһәргә китү, анда паспорт алу һәм эшкә керү үзе бер дәрәҗә иде. Ә хәзер авыл халкы шәһәрне артка калдырып, менә дигән итеп яшәп ята. Минем шул ягына күңелем бик сөенә.

Татар тормышында борчылу китергән вакыйгалар да булды, әмма борчылган саен күбрәк өметсезлеккә биреләсең. Туфан абыйны югалту минем күңелемдә калды. Туфан аганың һаман газет-журналларда язмалары чыгып килә. Ул безнең арада кебек. Миңа Туфан абый җитми, минем өчен иң зур югалту – Туфан абый булды.

Дини вәзгыятькә килгәндә, дин аерым, кеше аерым кебегрәк тоела. Авылда безнең халык мәчеткә йөри, үзенчә Корбан ашларын уздыра, уразалар тота, балаларга исемнәр куша, туйлар уздыра. Казанда исә, өстән кушу буенча нәрсәдер кайный. Алар башка дөньяда кайнаган кебек. Аның халыкка тәэсире зур түгел. Халык муллаларга түгел, ә күңелендәге диненә ышана. Мин өстәге вәзгыятькә бик борчылмыйм. Ул вакытлыча һәм узачак әле. Безнең халык аннан гыйбрәт алып, андый вазгыятьләрне башка кабатламаслык итеп узачак дип уйлыйм мин.
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG