Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Мәскәү татарлары


Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше
Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше

Мәскәү татарлары тормышында елның төп вакыйгалары – иске Җәмигъ мәчете урынында яңа мәчет торгызу һәм Мәскәү милли мәдәни мохтарияте, аңа бәйле мәдәни үзәк тирәсендә шау-шулар булды.

Мәскәүдә ел нәтиҗәләре дип, булып узган вакыйгаларны искә алсак, анда ике төп тема турында әйтергә булыр иде. Аларның һәр икесе дә яңгырашы белән гаугалы хәлләр дип тә истә калыр, мөгаен. Беренчесе Мәскәүнең иске Җәмигъ мәчете урынында яңа мәчет торгызылу белән бәйле булса, икенчесе Мәскәүнең милли мәдәни мохтарияте һәм аңа бәйләнешле мәдәни үзәк тирәсендә булган шау-шулар.

Иске Җәмигъ мәчете урынында бүгенге көндә яңа мәчет инде торгызылып бетү алдында тора. Без мәчет төзелеше турында тулырак мәгълүмат алыр өчен Мөфтиләр шурасында бүлек җитәкчесе Рушан хәзрәт белән сөйләштек.

Рушан Әббәсов
Рушан Әббәсов
Рушан хәзрәт Әббәсовның әйтүенә караганда, яңа ел башыннан мәчетнең төрбәсен урнаштырырга тиешләр, манаралар инде төзелеп беткән. Ә мәчет төрбәсе бүгенге көндә әзерләнеп ята. Киләсе ел башында мәчетнең бетон белән бәйләнешле эшләре дә төгәлләнеп, мәчетнең эчке бизәлешенә тотыначаклар. Шулай ук Рушан хәзрәт мәчет төзелеп беткәннән соң, мәчет янында урнашкан өч катлы бина да сүтеләчәк, диде. Анда урнашкан Русия мөфтиләр шурасы, департаментлар, диния назарәте вакытлыча мәчет бинасы эченә күчәчәк, ә инде ул идарә бинасы урынында алты катлы яңа бина төзеләчәк. Ул шулай ук яңа мәчет эченә җылылык бирү, ут-су кертү җайланмалары эше дә башлануын әйтте.

Шушы көннәрдә генә Җәмигъ мәчетенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ни өчен килүе хакында да кызыксындык. Рушан хәзрәт, Татарстан президенты яңа мәчетнең төзелешен үз күзләре белән күрер өчен махсус килүен әйтте. Миңнеханов төзелешнең барышы белән бик канәгатъ калуын белдергән, Татарстан үз ягыннан ярдәменнән ташламас дип тә вәгъдә иткән. Ә инде төзелешне алып баручы эшчеләргә килгәндә, алар барысы да мөселманнар, диде Рушан хәзрәт. Бүгенге көндә мәчет төзелешендә Төркиядән килгән төзүчеләр эшли, диде ул. Ул шулай ук безнең радиотыңлаучыларыбызны яңа ел белән котлап иң изге теләкләрен әйтте.

Инде ел вакыйгасы дип әйтерлек икенче хәбәребез – Мәскәүнең милли мәдәни мохтарияте, Асадуллаев йорты дип йөртелгән татар мәдәни үзәге тирәсендәге хәлләр. Билгеле булганча, 2012 елның май аенда бер төркем милләттәшләр, узган хисап-сайлау җыелышы дөрес уздырылмады дигән сәбәп белән мәдәни үзәккә кереп, аны үзләренеке дип белдерделәр. Алар шулай ук Мәскәүнең һәр бүлгесендә мохтариятнең яңа бүлекчәләре ачылды, канун нигезендә без күпчелелек дип, үзләрен Мәскәү татар мәдәни мохтарияте җитәкчеләре дип игълан иткән иделәр.

Ул вакыйгаларга биш айлап вакыт узганнан соң, элекке мохтарият җитәкчесе Рәсим Акчурин тарафдарлары мәдәни үзәктән яңа хуҗаларны сөреп чыгарып, канунлы җитәкчеләр “без!” дип белдерде. Бу хәлләргә Татарстан вәкиллеге дә битараф калмады. Бу хәлләргә нокта куяр өчен яңа конференция уздырырга кирәк дип тәкъдим ясады. Ләкин, Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин бер җыелышта бу мәсьәләне киләсе елга калдырырга ярамый, аны быел ук хәл итәргә кирәк дисә дә, ул әйткәнчә килеп чыкмады. Бу мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән.

Инде кайбер хәбәрләргә караганда, хисап-сайлау җыелышы 2013 елның 26 гыйнварындә узарга тиеш. Ә менә мохтарият башында кем торачак? Бу мәсьәлә дә хәл ителмәгән. Бары тик фаразлар гына йөри. Вәкаләтле вәкиллек үз ягыннан Татарстанның атказанган җырчысы Роза Хәбибуллинаны тәкъдим итсә, Рәсим Акчурин җитәкләгән мохтарият шурасы бу эшкә ике кешенең берсе сайланыр бәлки дип, ике кандидатура күрсәткән. Аның берсе – язучы, “Татар дөньясы” газетының баш мөхәррире Ренат Мөхәммәдиев булса, икенчесе – Җәмигъ мәчетенең багучылар шурасы рәисе Фәрит Фарисов.

Мәдәни үзәкнең элекке мөдире Әнвәр Хөсәенов урынына яңа мөдир итеп Әлфия Галимова билгеләнгән булса да, шушы низаглар хәл ителмәгәнгә күрәдер дип уйлыйк, мәдәни үзәкнең эше дә бик сүлпән бара.

Шулай итеп, Мәскәү татарларына яңа елны өзелеп көтәргә сәбәп бар. Бәлки мәдәни үзәк тирәсендә берәр ачыклык булыр, иң мөһиме – татарның үз йорты үз халкына хезмәт итә башлар.
XS
SM
MD
LG