Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әл-Ихлас” мәчетенең бинасы кире шәһәр карамагына кайтарыла


Казан прокуратурасы таләбе нигезендә шәһәрнең җир һәм милек комитеты “Әл-Ихлас” мәчете белән килешүне беряклы өзү турында хат юллады. Бу хакта Казан матбугат хезмәте хәбәр итә.

2004 елның 14 сентябрендә Казанның коммуналь милек белән идарә итү комитеты элек җылыту корылмасы булган Декабристлар урамындагы бинаны киләчәктә төзекләндерү һәм дини максатларда куллану өчен “Әл-Ихлас” мәхәлләсенә биш елга бушка куллану өчен бирә.

Ләкин аларның хәзергә кадәр килешү шартларын үтәмәүләре, ягъни бинаны төзекләндерү проекты архитектура идарәсе һәм район хакимияте белән килешетерлмәгәне әйтелә. Ут, су, җылылык булмавы ассызыклана. Шул сәбәпле бинаны шәһәр идарәсенә кайтару таләп ителә.

Узган елның ноябрендә “Әл-Ихлас” мәхәлләсе мәчетне саклап калу өчен пикет оештырмакчы иде, ләкин Казан хакимияте моңа рөхсәт бирмәде.

Аннан алда Казан башкарма комитеты «Әл-Ихлас» мәчете мәхәлләсенә Җиңү паркында Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чарасын уздырырга рөхсәт бирмәгән иде.

17 октябрь көнне «Әл-Ихлас» мәчетендә махсус хезмәтләр тентү уздырды. Бинага битлекләр һәм кораллар белән 10га якын хезмәткәр килгән. Хокук саклаучылар мәчет идарәсенең эшен тикшергән.

Мәчет 2005 елда Декабристлар урамындагы элекке җылыту корылмасы бинасында ачылган иде. Аның имамы Рөстәм Сафинны 2009 елда Русиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.

“Әл-Ихлас” мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый.
XS
SM
MD
LG