Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәгълүмат чаралары Әл-Ихластан читләшә"


Әл-Ихлас белән очрашуга өч журналист килгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:05 0:00

Әл-Ихлас мәхәлләсе өч журналист белән очрашу үткәрде

31 гыйнварда Казанда Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсе татар иҗтимагый үзәге белән берлектә матбугат очрашуы үткәрде. Оештыручылар сүзләренчә, алар 50ләп мәгълүмат чарасын чакырган, тик очрашуга нибары өч журналист килгән иде: "Комсомольская правда", "Молодежь Татарстана" газетлары һәм Азатлык радиосы хәбәрчесе.

Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсенең матбугат очрашуы үткәрәчәге хакында мәгълүматны интернет форумнарда гына күреп булды. "Вконтакте" челтәрендәге төркемнәрен дә хакерлар тартып алган икән. Бу хакта безгә Әл-Ихлас мәчете имамы Рөстәм Сафин әйтте. Аның социаль челтәрдә үз битен дә "урлаганнар", "Вконтакте"да мин әлегә юк, анда ФСБ кешеләре безнең исемнән утыра", диде ул.

Ахыр чиктә Әл-Ихлас мәхәлләсе әһелләре рәсми мәгълүмат чараларын җыеп үзләре хакында үзләре сөйләргә булган. Ләкин очрашуга "Комсомольская правда", "Молодежь Татарстана" газетлары һәм Азатлык радиосыннан башка журналистлар килмәде. Гәрчә Әл-Ихлас мәхәлләсенең бигрәк тә телеканаллар аша сүз әйтергә теләге зур иде.

Очрашуда Татар иҗтимагый үзәгеннән берничә кеше катнашты һәм алар Әл-Ихлас мәхәлләсе вәкилләренең русча чыгышларын игътибар белән тыңлап утырды. Очрашуда төп нотыкны мәхәлләнең юристы Тәүфыйк Василов ясады, аннан соң сүзгә Әл-Ихласның имамнары Әхмәт хәзрәт белән Рөстәм хәзрәт кушылды.

Чыгышларда әйтелгәнчә, мәчетнең барлык кәгазьләре дә тәртиптә, алар юридик яктан чиста, бары тик диния нәзарәтенә буйсынмый эшләгәнгә, динне хакимият кушканча тотмаганга мәхәлләне кысрыклау бара.

Форсаттан файдаланып без очрашуга килгән "Комсомольская правда" һәм "Молодежь Татарстана" хәбәрчеләреннән Әл-Ихлас белән бәйле хәлләрне ничек яктыртулары хакында сораштык.

"Без федерал басма, Казанда редакциябез юк, шуңа Татарстан җитәкчелегенә бәйлелегебез бар дип әйтә алмыйм. Әл-Ихласка бәйле вакыйгаларны да төрле яклап яктыртабыз, менә бүген дә диния нәзарәте белән бергә оештырылган очрашуга түгел, монда килдек. Безгә "болай языгыз" дип әйтүче юк", диде "Комсомольская правда" журналисты Павел Южаков.

"Молодежь Татарстана" хәбәрчесе Илдус Шакирҗанов сүзләренчә, әлегә ул фактлар гына җыя. Моңа кадәр Ихласлылар турында язганы булмаса да, материалының "иләк" аша узуын, канун бозмаска, динара, милләтара низаг чыгармаска кирәклеген әйтте.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт белдергәнчә, хәзерге вакытта ислам диненә каршы системалы рәвештә һөҗүм бара һәм Татарстанның рәсми журналистлары бу хәлләрне дөрес итеп язарга ашыкмый.

"Укымышлы, фикерле имамнарны мәхәлләләрдән читләштерәләр. Әл-Ихлас мәчетен нигезсез ябуларын белеп, аларга матбугат очрашуы үткәрергә мөмкинлек бирдек. Шәхсән үзем әлеге чара турында "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан" газетларына, берничә тапкыр "Яңа гасыр" телеканалына шалтыратып әйттем. Күрәсез, аларның берсе дә килмәде. Әл-Ихластан рәсми мәгълүмат чаралары читләшә, чөнки килгәч дөресен язарга туры килә", ди Галишан Нуриәхмәт.

Бу очрашу барышында Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәүф Ибраһимов һәм Әл-Ихлас әһелләре сүзгә дә килеп алды. Ибраһимов: "Әлеге мәчетне төзегәндә берегез дә юк иде, ник ул хакта әйтмисез, сез бит элекке имам Әзһәр хәзрәтне кысрыклап чыгарган идегез", дип аларның чыгышларын шик астына куйды. Әл-Ихласлар җавап итеп Ибраһимовны "провокатор", "ФСБ шпионы" дип атады. Шулай да Рәүф Ибраһимов белдергәнчә, мөселманнарны якларга кирәк, тик Ихлас мәхәлләсе юлы белән түгел.

"Бәлки миңа үземә дә мөфтият ошамый торгандыр. Ләкин мин яхшы мөселманны, яхшы мөфтине каян алыйм? Ничек кенә күңелгә ятышсыз булса да, шул булган мөселман, шул булган мөфтият, шул булган татар белән эшләргә кирәк", диде Әл-Ихлас мәчете тарихына багышлап китап та язган Рәүф Ибраһимов.

Казанның Әл-Ихлас мәчете юристы Тәүфыйк Василов белдергәнчә, алар бу матбугат очрашуы белән генә чикләнеп калмыйча, мәхәллә белән бәйле мәхкәмә эшләренең нәтиҗәләре белән дә журналистларны җыеп таныштырмакчылар.
XS
SM
MD
LG