Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран уран баету ширкәтендә яңа җиһаз урнаштыра


Атнакич Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) Иран Натанздагы уран баету ширкәтендә яңа җиһаз урнаштыра башлавын әйтте.

Агентлыкның хисабында әйтелгәнчә, бу яңа җиһаз Иранга атом коралы ясау өлкәсендәге эшчәнлек өчен кирәк булган чималларны туплауны тизләтәчәк.

Тәһран атом программасын корал ясау өчен куллануын кире кага.

Иран атом програмы турында сөйләшүләрнең яңа өлеше 26 февральдә Казакъстанда үтәчәк. Алма-Атыда Иран Бөекбритания, Кытай, Франция, Германия, Русия һәм АКШ вәкилләре белән очрашачак. Хәзерге мәгълүматларга караганда, анда атом коралы мәсьәләсендә уртак телгән килү өчен Тәһранга яңа тәкъдим ясалачак.
XS
SM
MD
LG