Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Hermitage Capital башлыгы Браудерга каршы яңа эш ачылды


Hermitage Capital башлыгы Уильям Браудер
Hermitage Capital башлыгы Уильям Браудер
Русиядә Hermitage Capital башлыгы Уильям Браудерга каршы яңа җинаять эше ачылды. Браудер өч миллиард сумлык урлашуда гаепләнә. Тикшерүчеләр аның "Газпром" хиссәләрен канунсыз сатып алганын фаразлый.

Фондта Русия бу эшне "Магнитский канунын" Европа илләрендә кабул итүгә комачаулар өчен ачты, дип белдерделәр. АКШта "Магнтиский акты" дип исемләнгән бу канун нигезендә Русиянең Hermitage Capital юристы Сергей Магнитский үлеменә катнашы була алган рәсмиләргә каршы чикләүләр кертелде.

Якын көннәрдә Браудерга "Газпром" хиссәләрен урлауда гаепләү белдерелер һәм аны кулга алу өчен халыкара полиция Интерполга мөрәҗәгать юлланыр, дип фаразлана.

Британия ватандашы Браудер 1997-2005 елларда Русиядә эре инвестицияләр белән эш итте. Биш ел элек Браудер Русиядән китеп үзенең вәкиле итеп Сергей Магнитскийны калдырды.

2008 елда Магнтиский салым түләмәүдә гаепләнеп кулга алынды. 2009 елда юрист төрмәдә үлде. Hermitage Capital фонды Магнтиский Русия түрәләренең коррупция челтәрен тикшерүе өчен төрмәдә үтерелгән, дип саный.
XS
SM
MD
LG