Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Миңнехановның Чехия сәфәре: татарлар белән очрашу


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, президент киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулганиев

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, президент киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулганиев

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә ике көнлек сәфәрен татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашудан башлады. Әлеге очрашуда сүз Чехиядәге татар тормышы, туган телне саклау мәсьәләләре, Чехиядәге татар эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне ныгыту турында барды.

Президент очрашу башында ук татарлар яшәгән кайсы гына илгә, Русиянең нинди генә төбәгенә бармасын, алар белән күрешеп сөйләшүнең күркәм гадәткә әйләнүен һәм моннан Татарстан җитәкчелегенең ниндидер нәтиҗәләр ясавын әйтеп узды.

"Дөнья хәзер шулай корылган – глобализация күп әйберләргә начар тәэсир итә. Милләтләр үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен югалта бара. Безнең читтә генә түгел, әле үзебездә Татарстанда да күпләр үз телен, ана телен тиешле дәрәҗәдә белмиләр. Бу мәсьәлә, беренчедән, үзеңнән һәм гаиләдән тора. Читтә торган милләтәшләр өчен бу мәсьәлә тагын да авыррак", диде Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, республикада татар телен балаларга өйрәтү өчен аның методикасын һәм програмнарын җиңеләйтү кирәк. Миңнеханов бу өлкәдә яңа юнәлешләр башлануын да әйтеп китте.

Президент белән очрашуда: эшмәкәр Кыям Курмакаев (с), эшмәкәр Максим Хәмит, журналист Али Гыйлми ("Сәләт-Прага" мәктәбе), эшмәкәр Рәшит Фәсхетдинов

Президент белән очрашуда: эшмәкәр Кыям Курмакаев (с), эшмәкәр Максим Хәмит, журналист Али Гыйлми ("Сәләт-Прага" мәктәбе), эшмәкәр Рәшит Фәсхетдинов

"Тел өйрәтә торган Education First компаниясе белән без "Ана теле" програмы эшләдек (президент делегациядә килгән мәгариф министры Энгел Фәттаховка мөрәҗәгать итеп, әлеге програмга күпме кеше керүе белән кызыксынды. Министр сүзләренчә, анда 10 мең кеше теркәлгән, кулланучылар санын тиздән 30 меңгә җиткерергә җыена). Бу безнең беренче адымнар, җитешсезлеге бәлки бардыр, әмма бөтенләй бернәрсә дә булмаганга караганда, нидер булу яхшырак. Тагын бер компания белән интернетта татар телен өйрәнү турында сөйләшүләр алып барабыз.

"ТНВ-Планета"да читтә торган милләттәшләргә кызык һәм файдалы булсын дип тел өйрәнү тапшыруы башлап җибәрдек", дип дәвам итте сүзен Миңнеханов.

Шунда ук ул "Татар иле" програмына да тукталып алды. Ярым шаярып, Татарстаннан килгән төркем әгъзаларыннан "Эшли башладымы әле ул?" дип сорады.

"Акчасын дивидент итеп түләгәннәр, ә програмы юк. Менә бит, үзебезнең милләттәшләребез дә шундый эшләр эшли. Күңелсез һәм яхшы түгел инде", диде Миңнеханов.


Президент сүзләренчә, Чехия татарларының тәкъдимнәре алга таба нинди эшләргә игътибар бирергә кирәклегенә ярдәм итәчәк, тел, милләт мәсьәләләре белән беррәттән сәүдәне үстерү, төрле ширкәтләрнең икеара аралашуы, Чехиядәге бизнесны Татарстанга, Татарстанныкын Чехиягә китерү юлларын да эзләргә кирәк. "Мондый мәнәсәбәтләр булса – ул башка эшләргә дә уңай этәргеч бирәчәк", диде Миңнеханов.

"Телебезне саклау өчен хәлдән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләргә"

Чехия татарларының тормышы, читтә яшәүче татарлар күзлегенән караганда Татарстандагы мәсьәләләр турында Азатлык редакциясенең татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов сөйләде.

"Без Чехиядә әллә ни күп түгел, монда Финляндиядәге кебек тирән тамыр җәйгән эмиграция юк. Алай да милләтәшләребезне бергә тупларга тырышабыз. Татарлар башта Сабантуй тирәсендә оешты. Һәрберебез татар телен белсә-белмәсә дә Сабантуйны үз итә. Бу бәйрәм милләтне бергә туплый, безнең иң зур чарабыз булып тора һәм аңа ел саен 200ләп кеше җыела.

Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев белән милли чараларны оештырганда бергә киңәшләшеп эшлибез. Татарстанның мәдәният министрлыгы да безнең Сабантуйга ярдәм итеп тора, артистлар җибәрә.

Азатлык радиосы хезмәткәре Гүзәл Дәүләтшина (с), журналист Наил Алан, журналист Алсу Кормаш, татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов, яшьләр лидеры Тимур Фәхриев

Азатлык радиосы хезмәткәре Гүзәл Дәүләтшина (с), журналист Наил Алан, журналист Алсу Кормаш, татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов, яшьләр лидеры Тимур Фәхриев

Без монда яңа эмиграция булсак та, тарихи яктан караганда, татарлар бу якларда элек тә булганнар. XIII гасырда, Батуханнар заманында татарлар Моравиягә кадәр килеп җитеп, эзләрен калдырганнар. 2010 елда Моравиядәге бер авыл старостасы безне эзләп тапты. Аларның Дольни Вилемовице авылы тарихы татарлар белән бәйле икән. Шул легендаларына нигезләнеп авылда "Татар эзләре буйлап" дигән бер бәйрәм үткәрделәр, безне дә чакырдылар, ә без аларга Казаннан килгән бер артистны да алып барып татар сәнгатен күрсәттек.

Яшьләребез бик актив, үз тырышлыклары белән татар теле курслары оештырдылар. Бу безнең өчен бик зур казаныш булды. Алар "Ак Барс" Чехиягә килгән саен байраклар күтәреп уеннарга баралар.

Татарстандагы кайбер проектларда да катнашабыз. "Сәләт" хәрәкәте монда җәйге мәктәпләрен оештырды. "Сәләт-Прага" мәктәпләрендә мондагы татарларыбыз да укыта. Татарстан фәннәр академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазһаров үзе дә монда булып китте", диде Гыйлфанов.

Миңнеханов сүзләренчә, әлеге "Сәләт" аланнарының эчтәлеге бик яхшы. "Ел да барам, быел да барырга кирәк. Монда килеп мәктәп оештырулары бик әйбәт. Бәлки, безгә бу практиканы үстерергә, монда берничә кешене җибәрергә һәм шундый аланнар оештырырга кирәктер. Әгәр биш-алты кешене җибәрсәк, алар балаларны туплап, өйрәтер иде. Без гел читтәге балаларны үзебезгә ничек китерергә дип уйлыйбыз. Бөтенесен дә китереп бетереп булмый. Кайчакта бит мондый эшләрне Татарстаннан белгечләрне җибәреп тә оештырырга була", диде Миңнеханов.


Гыйлфанов үз чыгышы вакытында татар телен саклау өчен президентка үтенеч тә җиткерде.

"Без сездән акча да, башка мал-мөлкәт, йә протекция дә сорамыйбыз, булганына шөкер. Хәлдән килә икән – эшләрбез. Сезгә бер генә үтенеч – Татарстанда татар телен саклап калу өчен зинһар хәлдән килгәнен дә, хәтта килмәгәнен дә эшләргә. Бу читтәге татарлар өчен бик мөһим. Җитәкчелек тарафыннан заманча идеяләр әйтелә, чаралар күрелә, без моны күрәбез, Education First та "Ана теле", "Татар иле" проекты да, Windows-ны татарчалаштыру да. Әмма чынбарлыкта телне куллану артмый. Бәлки айга бер генә булса да хөкүмәт утырышларын татарча алып барыргадыр? Сез монда да үрнәк күрсәтсәгез, бу халыкка да зур сигнал булыр иде. Татар телен белү ул квалификация таләбенә әйләнергә тиеш.

Тел омбудсмены булдырыла ала дип ишеттек. Тик ул акча алып кына ята торган гадәти бер бюрократ өчен булдырылмасын. Ул урында көрәшче кирәк. Әгәр кирәк булса, бу җаваплы эшкә кандидатлар тәкъдим итә алабыз," диде Гыйлфанов.


Рөстәм Миңнеханов Татарстанда татар теленә игътибарны арттыру зарурлыгы турында сүз барышында бик сак булырга кирәклегенә дә басым ясады һәм баланс югалган очракта татар теленә тагын да зуррак зыян киләргә мөмкин, дип өстәде.


Прагада татар яшьләре үз дөньясын булдырды

Прагадагы татар яшьләре лидеры Тимур Фәхриев Татарстан ягын яшьләр тормышы белән таныштырды.

"Прагадагы татар яшьләре тормышына килгәндә, без дус, бер-беребез белән аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Монда утырган кунакларда, күпме соң сез дигән сорау да туарга мөмкин. Интернетта, социаль челтәрләрдә аралашканда без барлыгы - 90 кеше. Ә инде бәйрәмнәргә, төрле кичәләргә 20-30-лап кеше җыелабыз. Кайвакытта күбрәк тә булып китә.

Студент Лира Фәсхетдинова (с), Русиянең Чехиядәге сәүдә вәкиле урынбасары Әхтәм Невметжанов, журналист Ландыш Харрасова

Студент Лира Фәсхетдинова (с), Русиянең Чехиядәге сәүдә вәкиле урынбасары Әхтәм Невметжанов, журналист Ландыш Харрасова

Мин үзем тумышым белән Үзбәкстаннан, хәзер Прагада яшим. 2010 елның октябрь аенда социаль челтәрләрдә мин TATARLAR.CZ төркемен оештырырга булдым. Бу үзенә күрә Чехиядә татар яшьләренең оешмасына нигез салды. Хәзерге вакытта төркемдә 90 кеше теркәлгән.

Безнең яшьләр төрле илләрдән килгән татар егетләре һәм кызлары. Күбесенчә Русиянең төрле төбәкләреннән, Үзбәкстан, Татарстан, Казакъстан, Кырымнан да бар. Аларның барсы да дип әйтерлек югары уку йортларында укучы студентлар. Эшләүчеләр дә бар.

Прагада без яшьләр белән төрле милли һәм дини бәйрәмнәр оештырабыз. Яшьләр Прага Сабантуен оештыручыларга да төп ярдәмчеләр. Менә әле яңа гына Прагада үткән Нәүрүз бәйрәмендә катнаштык", дип сөйләде Фәхриев.

"Бер халык, бер кан булу – зур әйбер"

Очрашуда катнашучылар арасында эшмәкәр Максим Хәмит тә бар иде. Ул Прага татарлары оештырган чараларга чын күңелдән ярдәм кулы сузучыларның берсе, "Фавея" ширкәтенең коммерция директоры. Максим Татарстан белән хезмәттәшлеккә тукталып үтте, Татхимфарм белән уртак ширкәт булдыруларын да әйтеп узды.

"Без монда бер төркем эшкуарлар татар чараларына, Татарстаннан артистлар килгәндә бик теләп ярдәм итәбез. Без унбер ел дәвамында татар җәмәгатьчелеге оештырган чараларда катнашабыз. Татарстаннан читтә үз милләтеңдәгеләрнең бергәлеген бигрәк тә яхшы тоясың", диде Хәмит.

Татарстан президенты әлеге очрашу вакытында икътисади элемтәләрнең милли, мәдәни бергәлекнең ныгуына этәргеч булып торачагын әйтеп китте.

"Без – бер халык, бер милләт. Әгәр дә сез безнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда ярдәм итсәгез, Татарстан турында мондагы кешеләргә җиткерә алсагыз, ул да – зур эш. Татарстанга инвесторлар китерү, Татарстан инвесторларын монда китерү өчен тиешле кешеләрне табу һәм алар белән аралашу зур эш булыр иде. Әлеге мәсьәләләрдә дә системалы эш булдыру кирәк. Сезнең белән бергә булуыбыз зур эш. Без бер халык, бер кан, бертуган булу – бу зур әйбер инде. Моның икътисади өлеше дә булса, ул тагын да көчлерәк булачак", диде Миңнеханов.


Очрашу ахырында президент Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, татар халкы традицияләрен һәм мәдәниятен саклауда зур өлеш кертүе өчен Максим Хәмиткә рәхмәт хаты тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Галия Ибраһимова

Рөстәм Миңнеханов һәм Галия Ибраһимова

Моңардан тыш Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов музыка өлкәсендәге казанышлары, Татарстан һәм Чехия арасындагы милләтара мәдәни элемтәләрне ныгытуга керткән өлеше өчен Прага дәүләт операсының солисты Галия Ибраһимовага "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирү турында фәрманын укыды һәм җырчыга түштамгасын да беркетте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG