Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда хайваннар хокуклары җыенында Универсиадага бойкот игълан ителәчәк


Март аенда Мәскәү чарасында катнашучылар
Март аенда Мәскәү чарасында катнашучылар
Шимбә көнне Парижда үтәчәк хайваннар хокукларын яклауга багышланган урам җыенында Универсиада - 2013 уеннарына бойкот игълан итү планлаштырыла. Җыенны "Кан өстендә Универсиадага урын юк!" исемле хәрәкәт тарафдарлары оештыра.

"27 апрельгә кадәр этләрне үтерүдән баш тарту турында белдерү булмаса без Русия хайваннарын яклауга багышланган чарада Универсиадага бойкот игълан итәчәкбез. Бу хакта без Татарстанның Париждагы рәсми вәкиленә дә яздык", дип язган социаль челтәрләрнең берсендә активист Наталья Попова.

Март ае ахырында Петербурда, Казанда, Мәскәүдә хуҗасыз хайваннарны яклаучылар Казанда күпләп этләрне үтерүгә протест белдереп "Кан өстендә Универсадага урын юк!" дип аталган чара үткәрде. Социаль челтәрләрдә протестка Бельгия, Германия, Италия, Франция ватандашлары да кушылды.

27 апрельдә йортсыз хайваннарны яклау җыены Казанда да үтәчәк.
XS
SM
MD
LG