Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суверенитет балалары: "Ул еллар әле дә истә"


1990 елның 30 августында Cуверенитет декларациясе кабул ителде. Бәйсезлек өчен көрәштә катнашучыларның балалары шул елларны искә төшерә.

1980-нче еллар ахыры - 1990-нчы еллар башында Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш мәйданнарына чыгучылар арасында, аларның балаларын да күрергә була иде. Әлбәттә, аларның кайберләре кечкенә булуына карамастан, бу хәрәкәттә рухланып катнашуын, икенчеләре күзәтеп кенә торуын әйтә. Азатлык белән сөйләшү барышында да аларның кайберләре ул елларны искә алып дәртләнеп сөйләсә, икенчәләрендә инде төшенкелеккә бирелү сизелде.


Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Марат Мөлековның (вафат) улы Искәндәр Мөлеков (59 яшь. Югары уку йорты укытучысы. Сөйләшү урыс телендә барды).

Искәндәр Мөлеков
Искәндәр Мөлеков
– Мин ул вакытта чит илдә эшли идем. Республикада әтиемә ярдәм итә алмадым, әмма аның идеяләре, уйлары миңа бик якын иде. Әле бәйсезлек өчен көрәш башланганчы ук ул һәрвакыт Татарстан СССРның тулы хокуклы әгъзасы булырга тиеш дип әйтә килде. Карарларның күпчелеге урыннарда кабул ителсен, Татарстан үз бюджетын үзе идарә итсен дип көрәште. Татарстанның хәзерге чәчәк атуында әтинең өлеше бик зур дип саныйм. Ул елларда минем әти булмаса, Татарстан хәзер Русиянең бер гади төбәге дәрәҗәсендә генә булыр иде. Татар иҗтимагый үзәге тырышлыгы белән федераль үзәк бу халыкны тезләндереп тотарга ярамавын аңлады. Ул вакыттагы хәрәкәт булмаса, хәзерге үсешләр булмас иде.


Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина (вафат) кызы Камилә (45 яшь. Иҗат белән шөгыльләнә. Сөйләшү татарча-урысча барды).

– Мин сәясәткә кысылмыйм. Бу хатын-кыз эше түгел дип саныйм. Иҗат белән шөгыльләнәм. Ул вакытта, әлбәттә, әниемнең идеяләрен яклап килдем. Ирек мәйданнарында бергә йөрдек. Әмма моның нәрсәгә китергәнен сез үзегез дә яхшы беләсез.

Сез юл һәлакәтен истә тотып әйтәсезме?

– Әлбәттә.

Ә сез ул һәлакәттә кемнеңдер “кулы уйнады” дип саныйсызмы?

– Аны инде бөтенесе белә. Шуңа үзем һәм якыннарым өчен куркам. Бу темага кагылмау яхшырак дип саныйм.


Милли мәҗлес оешмасы рәисәсе, язучы Фәүзия Бәйрәмова кызы Зөлфия Кадыйр (ул үзенең Фәүзия Бәйрәмова кызы түгел, ә аерым шәхес буларак җавап бирергә теләвен әйтте. “Миңа 40 яшь, чит илләрдә укып кайттым, сәясәт белгече һәм мин үземә бер шәхес” диде ул. Сөйләшү татар телендә барды).

Зөлфия Кадыйр
Зөлфия Кадыйр
– Бәйрәм итәрлек бернәрсә дә калмады. Минем АКШтан кайтканыма тугыз ел булды, шуннан бирле татар милләтенә шаккатып карап торам. Көне-төне карнавал, Универсиада, җырлыйлар да бииләр, сикерәләр дә йөгерәләр. Әз генә туктап як-ягыңа карарга да кирәк инде. Миллиардлар уен-тамашага китә. Бәйсезлек капиталларын пыран-заран туздырып һавага очырдылар. Димәк халык җитди түгел һәм бәйсезлеккә дә әзер түгел. Гел Хөршидә дә Мөршидә. Татар халкының тормышы шуннан тора. 20 ел элек кешеләр җитдиерәк иде. Җитди проектлар белән бәйсез дәүләт таләпләре белән чыгалар иде, хәзер ниндидер бала менталитеты. Мин болар белән бергә булырга теләмим, чөнки мин андый түгел. Мин татар кебек булырга теләмим, чөнки аның тормышы уеннан тора. Мин бу дөньяга уен уйнарга түгел, ә җитди эшләр башкарырга килдем.

1990-нчы елларда таләпләр бик кирәкле нәрсә иде, татар халкына бәйсез дәүләт кирәк, ләкин мондый менталитет белән ул булмаячак. Бөтен энергияне алар уен-көлкегә калдыралар. Мин 1990-нчы елларда көрәш эчендә катнаштым һәм ул еллар белән бүгенгене бик яхшы чагыштыра алам. Бик нык артка чигенү, хәтта деградация бар халыкта. Әйе, бик бай яшиләр, көне-төне акча туздыралар, совет заманындагы ачлыкны тиз оныттылар, котырып мал җыялар, ләкин башларында иман да, акыл да калмады, кызганыч. Шуңа хәзер бәйрәм итәрлек әйбер юк. Телевизордан да аны шәһәр бәйрәме дип кенә әйтеп узалар.


Җәмәгать эшлеклесе Зөһрә Айсина улы Руслан Айсин (33 яшь. Сәясәт белгече. Сөйләшү татар телендә барды).

Руслан Айсин
Руслан Айсин
– 1990 елда миңа 10 яшь иде. Ул елларда милли хәрәкәт актив эшләде. Күтәрелеш чоры иде. Митинглар, төрле-төрле чаралар уза торды. Мин ул чараларда әни белән берлектә катнаштым. Азатлык, бәйсезлек өчен дип кычкыруларны хәтерлим. Бу әйбер белән мин горурлана, дәрт ала идем. Аннары 1992-93 елда хәтта газетлар тараттым, вак эшләрдә ярдәм итеп йөрдем. Күп кенә милли хәрәкәт вәкилләре белән шул вакытта танышып киттем. Алардан безнең тарихыбыз, сәяси вәзгыять турында ишетеп белә идем. Сөйләшүләрендә катнашмасам да, тыңлап утырганым хәтердә. Ул миңа бик кызык иде. Гомумән сәяси бу хәрәкәттә катнашу минем кебек яшь малай өчен зур ачыш иде. Аннары, татар гимназиясе ачылгач, урыс мәктәбеннән шунда күчтем һәм анда да милли мохиткә чумдым.

1991 елда бәйсезлек яклы митингларның берсендә газет таратучы татар малае
1991 елда бәйсезлек яклы митингларның берсендә газет таратучы татар малае
1994 елдан соң милли хәрәкәт сүлпәнәя төште. Ләкин бәйсезлек идеясе калды, төшенкелеккә бирелмәдек. Әнигә бу эшләрдә һәрвакыт булыша килдем. Инде бераз үскәч мин үземне аның дәвамчысы дип саный башладым, чөнки ул идеяләр миңа якын иде. Ул елларда формалашкан яңа буын төшеп барган мөстәкыйльлек байрагын өскәрәк күтәрергә тиеш дип саный. Әлбәттә Суверенитет көнен башта Республика көне дип әйттеләр, хәзер шәһәр бәйрәме дип кенә калдырдылар.

Артка чигенү бар. Шул ук вакытта Ленинның бер әйткән сүзе дә бар: "ике адым артка, бер адым алга". Бәлки без артка чигенгәнбездер, әмма безнең потенциал һәм зур идея бар. Зур идея булганда бөтен дөньяны яулап алырга була. Ул идеяне күтәреп чыгачак яңа буын булачак. Әлбәттә, бу юл бик авыр, чөнки иҗтимагый, җәмгыяви эштә хәзер нормаль кеше катнашмый дип саныйлар. Безне җүләр, ахмак диючеләр дә бар. Кешеләргә яхшы фатир, кыйммәтле машина алу, Мисырга, Төркиягә барып ял итү генә кирәк. Алар күпчелек. Ләкин без тарихтан беләбез һәм бу хакта Лев Гумилев та үз язмаларында әйтеп китте: тарихны 5-7 процент кешеләр генә алга алып бара, калганнары алар артыннан ияреп бара. Миңа калса, бу 5-7 процентны милли хәрәкәт тарафдарлары тәшкил итсә, без изге максатка ирешә алачакбыз.

1990 елдагы гамәлләр бушка китмәде. Без үзебезгә зур тәҗрибә алдык. Аннары XVI гасырның уртасыннан алып XX гасырның ахырына кадәр бу безнең беренче зур күтәрелеш. 1917 елда булган, әлбәттә, әмма шуннан соң гомумән безнең милли интеллигенцияне кырып ташлаганнар. Ә хәзер бит ул идея бар. "Суверенитет балалары"ның әле икенче-өченче буыны бар.


Язучы Зәки Зәйнуллинның улы Зөфәр Зәйнуллин (55 яшь. Латвия татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе, Латвия президентының милли мәсьәләләр эшендә киңәшчесе. Сөйләшү урысча барды).

Зөфәр Зәйнуллин
Зөфәр Зәйнуллин
– Минем әти һәрвакыт халык арасында аңлату эшләре алып барды. Аны яклау-якламау һәркемнең үз эше. Мин әти белән һәрвакыт килешә идем. 1990-нчы елларда мин инде Латвиядә яшәдем һәм Казанга кайткалаганда күзәтүче буларак берничә митингта булдым.

Татарстан һичъюгы икътисади бәйсезлеккә ия булырга тиеш. Бәлкем "дус гаилә" эчендәдер, әмма тормышын бәйсез алып барырга тиеш. Без надан халык түгел һәм дәүләт төзелешен үзебез дә алып бара алабыз. Безнең үз дәүләтебез булырга тиеш. АКШта штатлар дәүләт хокукына ия, алар финанс һәм икътисади, полиция системасына ия һәм үзләре өчен үзләре җавап бирә һәм бик матур яши, дәүләт чәчәк ата. Бездә дә шундый дәүләт булырга тиеш. Татарстан Русия бюджетына зур акчалар түли дигән сүзләр йөри. Шуның яртысы гына булса да республикада калса, без күпкә яхшырак яшәр идек. Әле мондый шартларда да Татарстандагы эшләр өчен президент һәм хөкүмәткә сокланасы гына кала. Әгәр инде 50 процент калса, бөтенләй чәчәк аткан дәүләт булачак. Бу барлык башка республикаларга да үрнәк булачак.

Безнең суверенитет киселгән иде. Без аның өчен көрәшмәдек, тыныч кына акча эшләдек. Бәлкем безгә Аллаһ "Әгәр син дәшмисең һәм бары үз мәнфәгатьләреңне генә кайгыртасың икән, синең беркайчан бернәрсәң дә булмаячак" дигән ишарә җибәрәдер. Безнең "җитте" дип кистереп әйткәнчегә кадәр милли телебезгә, икътисадка басым дәвам итәчәк.


Фольклорчы, татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Рәшит Ягъфаровның (вафат) улы Илдар Ягъфаров (42 яшь, Русия кинематографистлар берлеге әгъзасы. Сөйләшү урысча барды).

Илдар Ягъфаров
Илдар Ягъфаров
– 1990-нчы елларда миңа 21-22 яшь иде. Мәскәүдә ВГИКта укыган чагым иде һәм барлык бу бәйсезлек көрәшләрен телевизордан, ягъни читтән күзәтә идем. Әти татар иҗтимагый хәрәктендә булганлыктан, мин кайтканда кухняда бу хакта төрле сөйләшүләр, бәхәсләр була иде. Хәтта Мәскәүдә миңа "татар режиссеры" дигән кушамат тактылар, чөнки кайвакыт телевизордан, федераль каналлардан минем әтинең йөзе чагылып китә иде. Мин моңа каршы торырга тырыштым, хәтта читләшергә теләдем. Мәскәү режиссерлар даирәсенә эләгәсе килде. Күбрәк шуның белән шөгыльләндем. Ә тормыш башканы күрсәтте: ничек кенә әйләнмә-тулганма, син барыбер татар һәм син бары үз республикаңда гына кирәк. Ә Мәскәүдә, никадәр генә син теләмә, барыбер колач җәеп каршы алмаячаклар.

Мин әле яшь һәм күп әйберне аңламый идем. Кайвакыт әти катнашкан җыелышлар, манифестлар, митинглар кыргый булып тоела иде. Хәзер инде 42 яшьтә ни өчен көрәшкәннәрен, хыялланганнарын яхшы аңлыйм һәм барысы белән дә килешәм, чөнки cуверенитет өчен көрәш ул милли мәсьәлә генә түгел, ул икътисади, белем бирү, үз милләтеңә хөрмәт һәм киләчәккә өмет белән карау. Кешеләр кемгәдер буйсынып түгел, ә үз җирләрен, галимнәрен, зыялыларын булдырып яшәргә тиеш. Әгәр чын cуверенитет булса, бәлкем, хәзер зур икътисади үсешкә ирешкән булыр идеr. Болар барысы да бәйле. Хәзер халык инде аңлый милли яклау булмаганда башкалар заводыңны тартып алырга, нефть ширкәтеңне үзләштерергә дә мөмкин. Үзеңнең язучыларың, шагыйрьләрең, галимнәрең булмау ул инде милләт акрын гына бетүгә бара дигән сүз, һәм ул икътисади яктан та акрын гына таркалачак.
Әтиләрнең эшләренә яклау һәм аңлау җитмәде дип саныйм.


Җырчы Гөлзада Сафиуллина кызы Ризидә Сафиуллина (45 яшь, Русия ислам университетында кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты. Сөйләшү татар телендә барды).

Ризидә Сафиуллина
Ризидә Сафиуллина
– Гомумән безнең гаиләбездә диссидентлык темасына сөйләшүләр һәрвакыт булып торды. Әле үзгәртеп кору башланганчы бу сөйләшүләр кухняда уза иде. 1990-нчы еллар килгәч һәм бәйсезлек хәрәкәте башлангач ул минем өчен яңалык булмады. 1980-нче елларда әни белән әти татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә гастрольләрдә йөрделәр. Анда татар теле үсеше өчен шартлар булмауны без яхшы күрә идек һәм 1990 елдагы хәрәкәт бер дә очраклы тоелмады. Балтыйк буе илләренә дә беренче булып минем әни барып җитте. Фәүзия апа чыгып сөйли, әни җырлый, мин сәхнә артында тәрҗемә итә идем. Аннары Байконурга бардык, анда гомердә дә татарлар концерт биргәне юк иде. Татарлар нинди көч икәнне күреп үстем. Без гастрольләрдә имзалар җыюны оештырдык. Концерт саен залга кәгазьләр җибәрә идек. Татарстанга союздаш республика статусы бирү өчен имза җыю иде бу. Аннары инде СССР таркалганда суверенитет темасы күтәрелде.

1990-нчы елларда митинглар башланды, урамга халык агылды. Ул вакытта мәйданнар тулды. Мин татарлык дип янып йөрүчеләрнең шундый күп булуына шаккаттым, чөнки 1980-нче елларда без үзебезне берничә бөртек дип кенә сизә идек. “Бу халык кайдан килеп чыкты” дип мин шакката идем. Аннары митинглар узган чорда минем кияүгә чыгып бәби көткән чагым иде, ә андый чакта хатын-кызның халәте үзенчәлекле була. Мәйданнардагы кычкырулар, дуамаллык минем ачуымны чыгара иде. Мөгаен, ул минем йөклелек белән бәйле булгандыр. Хәтта әнигә: "Әни без нишләп йөрибез соң монда", дип әйтә идем. Имза җыю, таләпләрне дөрес куеп төгәл хатлар язуны аңлый идем, ә урамга чыгып акырып-бакырып йөрү күңелемә ятмый иде. Мин ул митингларга бер-ике бардым да башка йөрмәдем.

Без элек Куйбышевта (хәзер Самар), Ульянда, ягъни урыслар күп булган җирдә яшәдек. Гастрольләргә дә шуннан бара идек. Коммуналкада күршеләребез гел урыс булды һәм миннән исемең ничек дип сорыйлар иде. Мин "Резеда" дия идем, миңа: "Нинди Резеда, ә урысчасы ничек", диләр иде. Шунда мин ачуланып: "Менә синең исемең Саша, ә татарчасы ничек?" дип сорый идем. Аптырап калалар иде. Без элеккедән татар кем икәнне белеп яшәдек.

Әлбәттә, бәйсезлек өчен көрәш белән шөгыльләнеп баеган, үзенә дәрәҗә яулаганнар да булды. Бу да табигый хәл. "Революцию делают безумцы, а плодами пользуются подонки", дигән сүз бар. Суверенитетка карата бу бик туры да килми, чөнки күпмедер еллар дәвамында нефтьнең кереме республикада күбрәк калды. Аның нәтиҗәсен без хәзер барыбер күрәбез. Әйе спортка артык күп игътибар булды, мин моның белән килешәм, ләкин безнең җитәкчеләрнең дә эшли-эшли фикерләре үсә. Башта спорт булды. Ә менә Иске Татар бистәсенә, соң булса да, игътибарны юнәлттеләр бит. Аннары, башка шәһәр белән чагыштырсак, архитектура ягыннан искелек белән яңалыкның балансы Казанда сакланган. Үзебезнең дәүләтебез булмый торып та күпкә ирештек бит. Татарны хәзер бөтен җирдә таныйлар. Бу да бит бәйсезлек өчен көрәшнең нәтиҗәсе үзенчә. Иң зур югалту милли мәгариф өлкәсендә, әлбәттә. Республика җитәкчеләре, басым булуга карамастан, аны әле мәктәпләрдә саклап калалар. Әмма хәзер татфаклар да бетерелә, тарих институтында кыскартулар башланды. Безгә хәзер татар телен, әдәбиятын, музыкасын, киносын өйрәтү һәм үстерү кирәк. Безнең җитәкчеләр хәзер игътибарны нәкъ шуңа бирергә тиеш.


Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев кызы Сөембикә Җиһаншина (44 яшь, Татарстан милли китапханәсе җитәкчесе урынбасары. Сөйләшү татарча-урысча барды).

Сөембикә Җиһаншина
Сөембикә Җиһаншина
– 1990 елда мин бала көтә идем һәм ул чорлар минем бала тәрбияләүдә үз урынын алды. Кызым Камилә тугач аны бер сүз урысча кушмыйча татарча гына өйрәтеп үстердек. Күңелдә рухлану бар иде. Хәзер инде кызыма 23 яшь. Ул татарча яхшы сөйләшә, милләте белән горурлана.

Минем әнием Үзбәкстанда туып үскәнлектән, әти белән танышканда татарча белмәгән, шуңа күрә үзем күбрәк урысча сөйләшә идем. Татарчаны әтинең авылына кайтып өйрәндем. Хәтта телгә караганда, кешенең эчке рухи халәте, үзенең татарлыгы белән горурлануы кайвакыт мөһимрәк дип тә саныйм. Ләкин Татарстанда яшәгән татар булмаганнарның: "Без татарча белмибез", дип горурланып әйтүе минем ачуымны чыгара. Моның белән горурланырга түгел, ә оялырга кирәк. Үзең яшәгән җирдәге халыкның традицияләрен хөрмәт итәргә кирәк. Без бит чит илгә барганда ун сүз булса да өйрәнәбез. Минем татарчам әдәби түгел, мәктәптә татар теле кермәде. Зонтикны – шәмсия, холодильникны - суыткыч дип өйрәнмәдем. Хәзер спектакльләрдә урыс сүзен кыстырып аңардан көлке ясау да миңа ошамый. Безнең бик бай мәдәниятебез, традицияләребез бар һәм татар халкына горурланырлык әйберләр күп.

Әтинең латин әлифбасына күчү өчен көрәшүен хәтерлим. Мин аны бу өлкәдә һәрдаим яклыйм. Бу күчеш безгә күп уңайлыклар тудырыр иде дип саныйм. Мисал өчен, чит ил паспортында безнең исемнәрне язганда да аны татарчадан түгел, ә Сююмбика дип урысчадан латинчага күчерәләр. Шулай ук минем кечкенә кызым Җәмиләне урысча Джамиля диләр. Ул һәрвакыт ни өчен мине машина кебек дж-дж дип әйтәләр, дия иде. Шул Джамиляны латинчага күчергәч бөтенләй мәгънәсез әйбер килеп чыга паспортта. Төркиягә баргач Җәмилә дип әйткәнче беркем дә паспортта нинди исем язылганын аңламый. Бу татарны кимсетә дип саныйм, чөнки кеше өчен исеменең яңгырашы бик мөһим.


Журналист Римзил Вәли улы Денис (35 яшь, концертлар оештыручы. Сөйләшү татарча барды).

Денис Вәлиев
Денис Вәлиев
– Ул көннәрдә мин әтием журналист Римзил Вәлиев белән бергә бөтен митингларда катнаштым. Безнең гаиләбездә һәр кеше бәйсез иде һәм әтием белән йөргәндә ул мине бернәрсәгә кыстамады. Мин тыңлап карап кына йөрдем. Кайбер әйберләр белән мин килешми һәм үз фикеремдә кала идем. Мисал өчен, урыс халкына дошман буларак карау белән мин риза түгел. Безне урыс халкы үтергән дигән сүзләр безнең халыкны корбан дәрәҗәсенә төшерә иде. Ә корбан беркайчан да җиңә алмый. Шуңа митингларда кайбер бабайларның эмоциягә бирелеп кычкыруы миңа ошамый иде. Андый митинглардан соң син урысларга дошман кебек карыйсың, әмма бу дөрес түгел.

1990 елдагы идеяләр минем өчен һаман да яши, ләкин хәзерге чынбарлыгыбыз икенче төрле. Ул вакытта без башка төрлерәк дөньяда яши идек. Хәзер татарча музыка тыңлау, китап уку өчен кыенлыклар юк, чөнки интернет заманы. Әмма халыкта татарлык белән бик кызыксыну да юк. Ничектер бу 20 елда татар халкы да, урыс халкы да кулланучы халыкка әйләнде. Халыкны матур яшәү ихтыяҗы әле туйдырмаган. Яңадан милли ихтыяҗларга игътибар итүчеләр бик юк. Татарстан түрәләре арасында бу бар, чөнки республика үзенчәлекле булмаса, алар да Тверь рәсмиләре кебек булыр иде. Ә Татарстан, татар халкы сәбәпле алар барыбер өстенрәк. Без Русиянең гадәти төбәге генә түгел. Шуның өчен без 20 ел элек мәйданнарга чыккан халыкка, аны оештырган, җыйган кешеләргә рәхмәтле булырга тиеш.

Әлбәттә, 1990-нчы еллардан соң, тормыш без көтмәгән рәвешчә килеп чыкты. Ул вакытта илдә бер төрле президент иде, ә менә 2000 елда Владимир Путин исемле президент күп нәрсәне үзгәртте. Татарстанның статусын рәсми рәвештә бетерде. Шуңа да карамастан, Татарстанда үзенчәлекле статус калды, бу бөтен юньле илләрдәгечә Конституция, кануннарда түгел, ә сәясәтчеләрнең Мәскәү белән сөйләшүләр алып баруында. Шулай ук финансларны бүлгәндә ул да сизелә, чөнки Татарстанга түгелгән миллиардлар алар Тверь яки Самарда күренми. Ни өчен күренми? Чөнки Татарстан "Бердәм Русия" фиркасе өчен иң күп тавыш биргән төбәкләрдән. Самар "Бердәм Русия"гә тавыш бирми, шуңа аның, мисал өчен, юлларын төзергә, чистартырга акчасы юк. Безнең җитәкчеләр акыллырак һәм алар Мәскәү белән диалог алып бара.

– Татарстан үзе дә федераль үзәккә шактый бирә бит.

– Бирүен бирә, әмма аны без кытайлар кебек көн саен 12 сәгать эшләп бирәбезме? Юк. Ул җир астыннан чыккан кара май. Башларыбызны эшләтеп, көч түгеп эшләмибез. Үзебез iPhonенар, яңа технологияләр уйлап чыгара белмибез. Безнең моңа мотивация дә юк, чөнки республикада тотрыклык, иминлек, башка төбәкләргә караганда матур яшәү хисе белән торабыз.
XS
SM
MD
LG