Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросының икенче тармагында 13 тукталыш булырга мөмкин


Казанда метроның икенче тармагы нигезендә 13 станция төзелеше күздә тотыла. Бу - «Фучик/Имәнлек», «10 микрорайон», «Ломжинская», «Сахаров», «Халыкара ат-спорт комплексы», «Космонавтлар», «Компрессор заводы», «Футбол стадионы», «Шәһәр хастаханәсе», «ЗАГС», «Декабристлар/Яшьлек» һәм «Восстание». Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Хәзерге вакытта “Имәнлек” станциясе төзелешенә рөхсәт бирелгән, 30 млн сум акча үзләштерелгән. Барлык документлар да раслангач эшкә тотынабыз”, дигән «Казметрострой» җитәкчесе Марат Рәхимов.
XS
SM
MD
LG