Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында гигиена таләпләре сакланмаган


Казанның Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар йортында гигена таләпләре сакланмаганга балалар арасында эчәк инфекциясе таралган булган. Бу хакта Татарстандагы Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина белдерде. Аның фикеренчә, инфекцияне бакчада эшләүче өлкәннәр алып кергән булырга мөмкин.

Роспотребнадзор чирнең балалар өчен әзерләнгән ризыктан һәм кран суыннан таралуын кире кага.

30 сентябрьдә башланган эчәк инфекциясе сәбәпле ике бала вафат булды, 22 бала хастаханәгә озатылган иде.

Бүген алты бала хастаханәләрдә кала. Бу хәлдән соң республика прокуратурасы таләбе белән 23 балалар йортында тишкерү башланды.
XS
SM
MD
LG