Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бирюлевода кулга алынганнар декабрьгә кадәр сак астында калачак


Мәскәүнең Тверь бистәсе мәхкәмәсе Бирюлевода тәртип бозуга катнашы булуда гаепләнгән өченче кеше – Андрей Титаренконы декабрьгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды. Хулиганлыкта гаепләнеп Тимур Мусикаев һәм Артем Новиков инде кулга алынган иде.

Якшәмбе көнне Бирюлевода биредә яшәүче Егор Щербаков үтерелгәннән соң тәртипсезлекләр башланды. Аны үтерүдә шикләнелгән Азәрбайҗан ватандашы Орхан Зәйналов 10 декабрьгә кадәр сак астына алынды.
XS
SM
MD
LG