Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Эстония радиосында татарча "Дуслык" тапшырулары эфирга чыга башлаганга ике ел тулды. Аларны әзерләүче һәм алып баручы Фәүзия Хадиуллина сүзләренчә, бу тапшыруларны өлкәннәр һәм Латвия, Литва, Финляндия татарлары да үз иткән.

Фәүзия ханым Прагада булып Азатлык радиосына Эстониядә татарча, ә аңа кадәр татарларга багышланган русча тапшырулар әзерләве турында сөйләде. Өч атнага бер тапкыр "Радио-4" каналында эфирга чыгучы 35 минутлык тапшыруларны Эстония дәүләте финанслый.

– Татар тапшырулары Эстония татарлары өчен нәрсә ул?

– Ул зур яңалык, рухи байлык китерә торган бер чара дип әйтсәм дә ярый. Аллага шөкер дип әйтәм, кайчан буласын белеп көтеп алалар. Өч атнага бер эфирга чыгабыз. Сәгате билгеле, һәрвакыт җирле вакыт белән 19 сәгать 30 минутта башлана, 35 минут сөйлибез.

– Тапшыруларда ниләр турында сөйлисез?

– Мин беренче тапшыруны бик дулкынланып Эстониядә яшәгән кан кардәшләремә багышладым, чөнки Эстония татарларының тарихы бик бай. Монда өч гасыр дәвамында яшәүче татарлар бар. Алар хәзерге Түбән Новгород якларыннан килеп урнашканнар. Башта җәй көннәрендә вакытлыча сәүдә итәргә килгәннәр, баеп киткәч үзләренең гаиләләрен китереп тормыш тамырлары җибәргәннәр. Татар мөселманнарның ул вакыттан ук үзләренең зиратлары бар, Лива дип атала ул. Безнең милләттәшләр аны бик карап тора, мәрхүмнәрнең кадерен белеп яшиләр.

– Татарларның икенче дулкыны Эстониягә Советлар берлеге заманында югары уку йортларын бетергәч килгәнме?

– Бу якларга институтлар бетереп диплом алган яшьләрне җибәргәннәр. Аннан да кала узган гасырның 80 еллары алдыннан төзелешкә килеп монда төпләнеп калганнар да бик күп.

Эстония башкаласы Таллиннан ерак түгел Маарду дигән шәһәр бар. Анда химкомбинат эшләгән. Шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән бу комбинатка эшкә килеп урнашканнар. Алар хәзер Маарду шәһәрендә инде 60 еллап яшиләр һәм алар анда бик күп.

– Өч гасыр элек күчкәннәр һәм аннан соң соңрак килгәннәр алар бер-берсе белән бергәме? Яисә һәркем үз дөньясы белән яшиме?

– Элегрәк бу аермалык сизелә иде. Баеп калган сәүдәгәр татарлар, минем кимсетеп әйтәсем килми, алар үзләрен җирле татарлар итеп хис итә иде. Аларны эстонлашкан татарлар дип атадылар, ә Маардуда яшәүчеләрне килгән татарлар, нижгар татарлары дип атыйлар иде. Безнең татар аерып атап әйтергә ярата бит инде. Аннары Казан татарлары дип йөрткәннәр дә булды. Мин үзем дә аңа керәм. Хәзер ул аерулар, ул чикләр бетте, ничектер бергәләшебрәк яши башладык дип әйтәсем килә.

– Ә моңа нәрсә сәбәп булды соң?

– Безнең дин эшләре алга китте. Телебез дә шул дин аркасында сакланган. Аннары мәдрәсәләрдә уку башланды, намаз укучыларның саны күбәйде. Мин беренче сәбәпне менә шулардан күрәм. Очрашканда бер-беребезнең, балаларның хәлләрен сорашабыз. Башта икенче төрлерәк караш иде, хәзер мин ул аермалыкны үзем дә сизмим.

Мин үзем мондагы җирле татарларга бик рәхмәтлемен. Милләтне, гореф-гадәтләрне саклап калуда мин шушы борынгыдан калган дип әйтәм, өч гасыр узган бит инде, җирле татарларга бик рәхмәтлемен.

– Ике татар очрашса кайсы телдә сөйләшә? Эстончамы, әллә татарчамы?

– Ике татар очрашса күбесе татарча сөйләшә, күпләр телләрен саклап калган. Безнең татар җәмгыятьләренең оешуына 25 ел вакыт узып киткән. Советлар заманында таркалып яшәгәннәр дип әйтә алмыйм. Мин 1979 елда Эстониягә килдем. Ул вакытта да төрле җәмгыятьләр булмаса да зур бәйрәмнәрне бергә уздырып, бер-берсен ташламыйча, кайгыларын һәм шатлыкларын уртаклашып яши иделәр.

– Сез ике ел элек радио тапшыруларын башлап җибәргәнгә кадәр 25 ел эчендә татар җәмгыятьләре бер тапкыр да, әйдәгез, безнең татарларның да татар тапшырулары булсын дип бу проблемны хакимиятләр алдында күтәрмәгән мени?

– Андый хәл булмагандыр дип уйлыйм мин. Мөрәҗәгать итүче булмады. Минем тормышым кечкенәдән радио белән бәйле булды. Әтием радиоузелда эшләде. Кечкенәдән радиода эшләргә, журналист булырга хыялландым. Радио минем өчен бер сихерле әйбер булды.

– Эстониядә 1979 елдан бирле эшлисез, ә моннан ике ел элек кенә Эстониядә татарча тапшырулар башланып киткән. Бу татарча тапшыруларны башларга кем этәргеч бирде?

– Советлар заманында төрле милләтләргә караш та икенче төрлерәк иде. Ул хөкүмәт сәясәте белән дә бәйләнгән дип уйлыйм мин. Төрле милләтләр оешып "Лира" дип аталган берләшмәгә керде. Үземә дә анда күп кенә тәҗрибә тупладым. Элек грузиннарның, абхазларның кемнәр икәнен дә белми идем. Төрле милләтләрнең, халыкларның тормышын өйрәнергә туры килде.

"Радио-4" сайтында татар тапшыруларына багышланган бит. Анда эфирда булган тапшырулар да куелган

"Радио-4" сайтында татар тапшыруларына багышланган бит. Анда эфирда булган тапшырулар да куелган

Шул вакытларда радиодан безнең Идел-Урал ягыннан булган чуашларның Эстония радиосында сөйләгәннәрен ишетеп алдык. Мин, чуашлар чуашча тапшыру алып бара, ә безнең татарда юк, дип бик борчылдым. Сөйләр әйберебез дә бар, көчебез дә бар, ә нигә тапшыру юк дигән уйлар белән яндым. Бу тапшырулар кинәт кенә башланып китмәде.

1990 елларда үзебезнең татарлар турында рус телендә бик күп тапшырулар алып барырга туры килде миңа. Аллаһы тәгалә юлын ача бит, ике ел элек радиодан шалтыратып татарча тапшырулар алып барырга тәкъдим ясадылар. Башта яртысын татарча, яртысын русча алып барсагыз яхшырак булыр иде дип сорадылар. Мин, безнең татарлар монда бик күп, туган телне аңлыйлар дип әйтеп биргәч, 35 минут буе татар телендә генә сөйләргә рөхсәт иттеләр.

– Рус телендә татарлар турында тапшырулар да алып бардым дип әйттегез. Бу ничәнче еллар иде һәм бу тапшырулар нәрсә турында булды?

– Рус телендә татарлар турында беренче тапшыру 1996 елда эфирга чыкты. Ул татарлар тормышына багышланган иде. Эстониядә безнең милләтнең тормышын, мәдәниятен өйрәнгән кешеләр байтак. Бу галимнәр белән мин 80-нче еллардан бирле элемтәдә тордым. Ул кешеләрне чакырып, әңгәмәләр кордык. Татар язучыларына Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә багышланган тапшырулар да булды.

– Сез сөйләшү башында беренче татарча тапшыруны Эстониядә яшәүче татарлар тарихына багышладым дип әйттегез. Эфирга чыгу өчен тапшыруның исеме кирәк бит, нинди исем куштыгыз?

– Бик озак уйлагач, әйтергә дә җайлы булсын дип "Дуслык" дип атадык.

– Тапшыруыгыз дәүләт радиосында барамы?

– "Радио-4" - ул дәүләт эфиры. Безне интернет аркылы да тыңлап була.

– Димәк, татарча тапшыруларны Эстония дәүләте үз акчасына тота.

– Әйе. Әмма миңа түләнми. Мин үземнең вакытымны татарларга багышлыйм. Бу минем чын күңедән хәйриячелек булып чыга.

– Тапшыруларда Эстония татарлары алдында торган ниндидер проблемнарны күтәрәсезме?

– Әлбәттә күтәрәм. Проблемнар гел булып тора. Тапшыруларны мин беренче чиратта үзебезнең тормышта булып торган вакыйгалардан башларга тырышам. Чөнки халык буласы һәм узган вакыйгаларны белеп торырга тиеш. Мин Балтыйк буенда яшәүче татарларның тормышын чагылдырып үтәм. Чөнки татарларның күбесе "Яңа гасыр"ны карый. Алар Татарстан яңалыкларын белә, Русия телевидениесен дә карап тора. Ә үзебезнең арада булган вакыйгаларны, яңалыкларны белми калучылар да бар. Радиобыз хәзер татарлар өчен хәбәрләр чыганагына әйләнде. Тапшыруларда балаларны укыту проблемнарын да күтәрәм.

Безнең ике урында гыйбадәтханә бар. Андагы намазлар вакыты, балаларның сабакка җыелу вакытларын гел хәбәр итеп тору кирәк. Алар бу үзәкләрдә татар, төрек һәм инглиз телен өйрәнәләр. Мин үзем дә анда берничә ай укытып алдым.

Татар теле дә укытыла торган мәктәпләр ачарга җыенган вакытлар булды, әмма көч җитми. Ике-өч кешенең тырышлыгы белән генә әллә кая барып булмый.

– Эстониядә яшәүче татарларның балалары, үсмерләр һәм шулай ук 30 яшьлекләр алар үзләрен татар итеп хис итәме?

– Күбесе үзен татар итеп хис итә, әмма ни кызганыч, туган телне беләләр дип әйтеп булмый.

– Алар үзләрен татар итеп хис итәләр генә ме, әллә аларның төрле чаралары, дискотекалары да үтәме?

– Аерым җыела торган клублары, урыннары юк. Шулай да яшьләр җыелыша. Август аенда Европа яшьләренең икенче форумын бездә үткәрделәр. Яшьләрнең берсе-берсен белешүе яхшы бит. Алар аралашар, проблемнарны күтәрәләр.

– Сез саф, чиста татар телендә алып баргач, алар бу тапшырулардан читтә булып чыгамы?

– Яшьләр арасында бөтенләй дә тыңлаучылар юк дип әйтә алмыйм. Кемнәрдер тыңлый, әмма саф татар телендә алып баргач, туган телен белмәгән кешеләргә кызык түгел бит инде ул. Бу ягы аянычлы хәл.

– Аңлавымча, сез матур әдәби телдә сөйләп татар теленә сусаган һәм гомере буе ул телне саклап килгән, татар моңнарына бөтен дөньясы белән чумган халыкны сугару максаты белән эфирга чыгасыз булып чыга түгелме?

– Быел Эстониядә яшәүче Гәтия апага ноябрьдә 96 яшь тула. Ул чыгышы белән Актаныш районындагы Әҗәкүл дигән авылдан. Бер көнне миңа тапшыру беткәч ул: "И, Фәүзия мин үләргә җыенган идем бит, радиодан синең тавышны ишеттем дә, терелеп киттем", диде. Бу сүзләр минем өчен бөтен бүләкләргә караганда да кадерле булды.

– Сезнең тапшыруларны Эстониядә яшәүче татарлар гына тыңлыймы?

– Хәзер Латвия, Литва һәм Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез дә тыңлый. Ул якларда да танышлар күп бит инде, аралашып торабыз. Алар татарларның тыңлавын әйтә. Интернет аша хатлар да җибәрләр, өйгә шалтыратып тапшыруларга рәхмәт әйтәләр.

– Фәүзия ханым, сез үз вакытында Алабуга педагогия институтын тәмамлаган кеше.

– Мин укытучы булырга җыенмаган идем. Алабуга безгә якынрак булгач, әти-әниләр безне укытырга нык тырышты. Мин журналист булырга теләгән идем. Алабугада мин татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Халык нык урыслаша башлаган еллар иде ул. Казанда бер генә татар мәктәбе калган чор булды. Мин укырга кергән елны Алабугада татар теле бүлеге ачылды. Мин уйлыйм, бу минем бәхеткә күрә шулай булган. Беренче елны ук "Укытучы" исемле газета чыгара башладык һәм мине аның мөхәррире итеп куйдылар. Анда шактый тәҗрибә тупладым.

Мин шигырьләр язарга бик яратам. Ул елларда, бәлки, алар шигырь калыбына да кереп бетмәгән булгандыр, Алабуганың "Яңа Кама" газетына илтеп бирә идем һәм алар басыла килде. Институтта Казаннан килгән күренекле язучылар, мәсьәлән, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин һәм башкалар белән очрашулар да нык хәтеремдә калган.

1989 елда Казаннан Эстониягә 12 язучы килде. Бу сәфәрне Тәүфикъ ага Әйди оештырган иде. Мин, Аллага шөкер, гомерем буе татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате дөньясында кайнадым.

– Сез ни өчен Эстониягә чыгып киттегез соң?

– Яшьлек... Яшьлек. Минем тормыш иптәшем Эстониянең Тапа дигән шәһәрендә хезмәт итте. Ул Олимпиада өчен төзелешләргә анда калган иде. 1979 елда без Татарстанда өйләнештек һәм ирем Эстониягә алып китте. Шунда төпләнеп калдык. Ике бала туды. Язмышым шулай булган.

– Язмышыгызда Эстониядә татарча тапшырулар башлап аны алып барырга дип...

– Маңгайга язылган булган. Әйе... Минем институтта укыган вакытта Әлфия исемле дус кызым бар иде. Ул вакытларда себер татарлары һәм анда укытучылар җитешмәү турында ишеттек. Шунда Әлфия: "Фәүзия, без синең белән анда барсак, шундый яхшы итеп татарча укытыр идек", дигән иде. Ходай тәгаләнең "амин" дигән сәгатенә туры килгән күрәсең, Себергә эләкмәдек, ә бөтенләй башка якка, Эстониягә килеп яшәргә Ходай юл ачкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG