Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

«Хәзинә» милли сәнгать галереясындә кырымтатарларның 1990нчы елларда Кырымга кайтуына, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.

Күргәзмә берничә өлештән тора һәм анда күп кенә авторларның хезмәте күрсәтелә. Аның аерым бер өлеше кырымтатарларның 1944 елда үз илләреннән сөрелгәннән соң, 1990нчы елларда кире туган якларына кайтуына багышлана.

Анда кырымтатарларның туган якларына кайтып, үз җирләреннән китмәячәкләрен белдерүләре, хокукларын яклаулары, яңадан тормыш башлау күренешләре, халыкның хис-кичерешләре, көнкүрешләре чагылган. Әлеге фотоларның авторы – Татарстан журналистлар берлеге бүләге иясе, фотограф Рифкать Якупов. Ул шул елларда Кырымга барып, әлеге вакыйгаларны төшергән.

Биредә, шулай ук, рәссамнар Рәмиз Нетовкин, Мамут Чурлу, Рамазан
Усеиновлар эшләре тәкъдим ителә. "Мамут Чурлу туксанынчы елларда кире иленә кайта һәм кырымтатарлар сәнгатен торгызу максатын куя, чөнки бик аз нәрсә сакланган була. Ә сәнгатьтә үз стиле булмаган халыкны тарихи дип атап булмый. Мамут Чурлу өйрәнә, шушы аз гын калган үрнәкләрне җыя, укучылар туплый, аларга кырымтатарлар сәнгате тарихына хас булган алымнарны турында сөйли", диде Азатлыкка Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева.

Моннан тыш, күргәзмәдә кырымтатарлар тарихына кагылышлы әйберләр, фотолар туплаучы Низами Ибраһимов коллекциясеннән XIX гасыр фотоларын һәм гамәли сәнгать эшләнмәләре үрнәкләрнен күрергә була, рәссамнар Евгений Корнеев, Иван Шишкин, Костантин Богаевскийның Кырымга багышланган әсәрләре тәкъдим ителә. Шунда ук кырымтатарларның борынгы милли киемнәре, бизәнү әйберләре, тукымалар, савыт-сабалары да куелган.

Күргәзмә октябрь уртасыннан, декабрь уртасына кадәр дәвам итә. Аны Шиһабетдин Мәрҗәни фонды ярдәме белән Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее оештыра.

XS
SM
MD
LG