Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда һәлак булучылар арасында Русия ватандашы дә бар


Кабулда ресторан янындагы очрашуда ким дигәндә 21 кеше үлгән, шуларның 13 чит ил ватандашлары. Үлүчеләр арасында БМОның дүрт хезмәткәре, шул исәптән Русиянең Әфганстанга ярдәм итү миссиясе вәкиле В.Назаров да бар.

Полиция мәгълүматларына караганда, җомга кич интихарчы үзен ресторанга керү юлында шартлаткан, тагын ике билгесез кеше бинага кереп андагы халыкка ут ачкан.

Күп кенә илчелекләр урнашкан Вәзир Әкбар Хан районындагы ресторанга нигездә чит ил кешеләре йөри. Шартлатуны үз өстенә талиплар алган. Аларның вәкиле Заһибуллаһ Мөҗаһид твиттерда язуынча, бу Парван вилаятендә сишәмбе көнне американ хәрбиләрнең ут ачуына җавап йөзеннән уч алу булган.
XS
SM
MD
LG