Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда биш мөселманны хөкем итү эше тәмамланып килә


Тәүфикъ Василов
Тәүфикъ Василов

Җомга көнне Татарстан югары мәхкәмәсендә биш мөселманга карата чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Террор гамәлен оештырырга җыенуда гаепләнүче бу егетләргә бер-ике атнадан хөкем карары чыгарылачак.

31 гыйнвар көнне Татарстан югары мәхкәмәсендә 30-40 яшьләрдәге биш мөселман -- Ситдыйков, Хафизов, Насыйров, Вәлиев, Тимергалиевка карата мәхкәмә утырышы узган һәм анда инде сорау алулар тәмамланган. Адвокат Тәүфикъ Василов сүзләренчә, февраль урталарына инде бу кешеләргә карата мәхкәмә карары чыгарылыр дип көтелә. Ул карарның алар файдасына булмаячагына хәзердән үк шикләнми.

“Хөкемдар барлык мөрәҗәгатьләрне (ходатайстволарны) кире кага. Турыдан-туры күзгә карап көлеп утыра”, ди ул.

Әлеге мөселманнарны тимер юлны шартлатуга әзерлек алып баруда гаепләмәкчеләр. Билгеле булганча, 2012 елның гыйнвар аенда Биектау районы Мәмдәл авылында Рөстәм Йосыпов өендә шартлау була, шуннан соң тикшерү барышында ул өйдә тагын бер шартлаткыч табыла. Йосыпов үзе Казанда атып үтерелә.

“Бу хәлдән соң аның дусларын тикшерә башлыйлар һәм биш мөселманны тоткарлыйлар. Газаплаулар нәтиҗәсендә, аның өчесе гаепләрнең ниндидер өлешләрен үзләренә алырга мәҗбүр була, ә икесе барлык гаепләүләрне кире кага.

Боларга каршы бернинди дәлилләр булмау сәбәпле, яшерен шаһитларны кулланалар. Аларның белдерүләре хәтта көлке тоела. Мисал өчен, тимер юлда эшләүче берәү бу ике егетне анда күрүен әйтә. Имеш, әлеге егетләр тимер юлны күзәтеп йөргәннәр, ә ул әйткән вакытта бу мөселман бөтенләй Төмәндә булган. Хөкемдарга барлык билетлар күрсәтелде, аларны тикшерү соралды, әмма ул барысын да кире какты. Ул тикшереп тору аңа бөтенләй кирәк түгел.

Аннары, шул ук тимер юлчы бу мөселманнарны 50 метр ераклыктан күрүгә карамастан, күзләренең төсен, колакларының төзелешен дә истә калдырган булып чыкты. Берсенең бер көн дәверендә кырынмаган сакалы барлыгын әйтте. Әлеге тимер юл эшчесенә профессиональ дәрәҗәдә сораулар бирә башлаганнар иде, ул берни белми. Хөкемдар андый сорауларның барысын да кире какты.

Икенче яшерен шаһит исә тикшерү изоляторында утырганда гаепләнүче бер атнада аңа ничек шартлаткыч әзерләүләрен, аны кайда кулланырга җыенуларын сөйләгән икән. Ул мөселман моңа бик аптырады. "Мин сиңа гаиләм, балалым турында да сөйләмәдемме соң?" диде. Тегесе "Юк, шартлаткычлар турында гына сөйләдең", ди.

Әлеге шартлаткыч майонез савытында булган, аның шартлау көче бик түбән, бернинди шөрем-тимерләре юк. Бу нәрсәгә генә ярарга мөмкин инде дип уйлый башлаганнардыр. Шуңа тимер юлны шартлату әзерләгәннәр, диләр. Аңа гына җитә дип.

Хөкемдар бернәрсәгә дә объектив карамый. Аларга гаепләү карары чыгарачаклары 100 процент. Гаепле дип табылса, аларга 15 ел төрмә яный", ди Василов.

Шулай ук адвокат хөкемдарның барлык мәхкәмә утырышларының җомга көнне сәгать бергә, нәкъ намаз вакытына билгеләвен әйтә.

"Бу утырышларга мөселманнар азрак килсен өчен эшләнә дип уйлыйм", ди ул.
XS
SM
MD
LG