Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:05

Токионың Сэтагая районы бәйрәмендә татарлар да катнаша


22 февральдә Япония башкаласы Токионың Сэтагая районында яшәгән төрле милләтләргә багышланган бәйрәм узачак. Чарада татарлар да катнашачак. Бу хакта Азатлыкка Юто Хишияма хәбәр итте. Татарлардан бу чарада Гөлнара Карасава һәм Дина туташ та катнашачак, диде ул.

Узган ел Сэтагаяда мондый рухта бер бәйрәм узган иде инде. Чарада катнашкан төрле милләт кешеләренә татарларның чәкчәге бик ошады.

XS
SM
MD
LG