Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мөселман җырчысы Сами Йосыф чыгышы көтелә


Британиянең танылган җырчысы Сами Йосыф 4 апрель җомга көнне Мәскәүнең Crocus City Hall тамаша залында чыгыш ясаячак. Аңарчы ул журналистлар белән очрашачак.

Рояльдә үзе иҗат иткән көйләрен уйнаган һәм үзе үк җырлаган башкаручы узган ел Казанга Ураза гаетенә килгән иде.

"Татарстанда төрле дин вәкилләренең бергә тыныч яшәве бик куанычлы күренеш. Бу бар дөньяда шулай булырга тиеш дип уйлыйм. Татарстанда тамашачы мине шулай җылы кабул итәр дип уйламаган идем. Бу хәл мине бик сөендерде һәм дулкынландырды да. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Кабат Татарстан, Казанга килергә теләр идем", дип белдерде ул Казан журналистларына.
XS
SM
MD
LG