Accessibility links

Кайнар хәбәр

Турчинов: Украинаның төньягында террорга каршы операция башланды


Украина хәрбиләре Славянски янында
Украина хәрбиләре Славянски янында
Украина парламенты спикеры, президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов Югары Радада чыгыш ясап, Донецки өлкәсенең төньягында террорга каршы операция башланды, дип белдерде. Аның сүзләренчә, операция этаплап һәм саклык белән үтәчәк.

Дүшәмбе Турчинов илнең көнчыгышында армияне җәлеп итеп махсус операция үткәрү турында фәрман имзалады. Украина саклану министры вазифаларын башкаручы Михаил Коваль бүген, хәрби көчләрнең тулысынча әзер булуын белдерде.

Украина саклану һәм иминлек шурасы секретаре Андрей Парубей бүген Facebook-та үз теләкләре белән килгәннәрне туплаган беренче батальонның юлга кузгалуын хәбәр итте.

Илнең көнчыгышында Русия яклылар хакимиятне үз кулларына төшерүне дәвам итә. Сепаратистлар Донецки, Лугански, Харьков, Краматорски, Славянски, Мариопль һәм Горловкада хакимият биналарын яулап алган.

Славянски шәһәреннән каршылыклы хәбәрләр килә. Бу шәһәр читендәге Андреевка авылында билгесез кешеләр авыл советы бинасын яндырган. Элегрәк бу авылда сугыш булганлыгы хәбәр ителгән иде, соңрак бу хәбәр кире кагылды.

Төрле чыганакларга карганда, Славянски һәм Краматорски янына Украина хәрби техникасы – БТР һәм танклар китерелгән.
XS
SM
MD
LG