Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:25

24 майда халык көче белән салынган Себердәге Аслана мәчете юбилеен матурланып, яңарып каршы алды.

Иртәнге коеп яуган яңгырга да карамастан, Аслана ягына машиналар агылды. Бу көнне 1994 елда нигез салынган иман йорты юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Әлбәттә, авыл мәчете бу кадәр кунакны сыйдыра алмый. Шуңа да тантана татар мәдәният үзәгендә үтте. Иң элек мәчетнең тарихы һәм аны төзүдә булышкан кешеләр белән таныштырдылар. Аннары алып баручы Ялутор мәчете имамы Раил Мәхмүтов котлау өчен сүзне җитәкчеләргә, дини оешма вәкилләренә бирде. Алар, “дингә хезмәт итү – ул имам эше генә түгел, ә халык эше дә”, “кем дә кем мәчет төзүдә булышыр, ул кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә сарай төзеп бирәчәген белдергән”, диделәр, мәчеткә яшьләрнең тартылуын, намазларда аның тулы булуын теләделәр. Мәчеткә булышучылар арасында аеруча Риваль Хөснетдиновның ярдәме зур булганлыгын җиткерделәр. Ул мәчет манарасын алыштыру, түбәсен яңарту, яңа тәрәзәләр кую, эчен ремонтлау, газ кертү кебек эшләрне башкарган, келәмнәр алып биргән. Мәчет тормышында актив катнашкан Галимҗан Бикмуллинга, озак еллар имам булып торган Камил Сирачевка, Риваль Хөснетдиновка һәм башкаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары намаз укучылар мәчеткә кереп китте, ә калганнар өчен өлкәнең төрле төбәкләреннән килгән үзешчән артистларыбыз концерт програмы күрсәтте. Бәйрәм авыл халкы, эшмәкәрләр тырышлыгы белән мул итеп өзерләнгән өстәлләр артында тәмамланды.

Авыл тарихы турында китаплар чыгаручы Рафаэль Магжанов язганча, беренче мәчет 1817 елда төзелә.

"1773 елда Екатерина II мөселманнар иреген кысмый торган указ чыгарганнан соң илдә мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзелә башлый. Мәчетләргә йөрүче дин кардәшләребез ике йөздән дә ким булмаска һәм имам, иман йортын карауны да үзләре башкарырга тиешлеге турында да языла бу указда.

XIX гасыр ахырында икенче мәчетне салуда Нигъмәтулла Кармышаков ярдәм итә. Булачак муллалар Ямбай, Троицки, Торбы мәдрәсәләрендә белем алалар. Беренче мәчетләрнең исемнәре билгеле булмаса да, революциягә кадәр һәм аннан соң Мөхәммәтша Шаһмөхәммәдовның хатыйб булганлыгы, аннан соң Әйтмөхәммәт Хәлилов Сафиулла Исмәгыйлов, Тузмөхәммәт Шәмсетдинов ул вазифаны башкарганы билгеле.

1929 елда Коммунистлар партиясе дингә каршы көрәш башлагач, мәчет ябыла, манарасы төшерелеп, ул уку йорты ролен үти. Өлкән буын кешеләре барыбер шәригать кушканнарны үтәп киләләр, араларында Дәүләтша Хәмитов, Мөхәммәтриза Каташов кебек кыюлары мулла булалар. Аннары алар эшен Алиәкбәр Аллаяров үз кулына ала.

1994 елда авылыбызда өченче мәчет төзеделәр. Бөтен халык, күп оешмалар, колхоз ярдәм күрсәтте. Хәбибулла Сөендеков җир һәм өй бурасын бирде. Мулла булып Сәмигулла Мирхәлилов, аннары Камил Сирачев иман нуры тараттылар, хәзер Аслана мәчете имамы Рәүфәт Аллаяров", дип таныштырды Рафаэль Магжанов.

"Авылыбызда ислам гореф-гадәтләре тулысынча үтәлеп килә, мәчеткә тартылучылар да елдан-ел арта. Берничә ел элек иптәшем Риваль Хөснетдинов 9 май – Җиңү көнендә өлкәннәрне җыйганда, аларга бүләкләр тапшырды. Ул вакыт моңа авыл хакимиятенең дә мөмкинлеге юк иде. Хәзер авыл халкы ел саен бу бәйрәмне зурлап оештыра, эшмәкәрләр мул табын әзерләү белән бергә, бүләксез дә калдырмыйлар.

Авыл электән үк көчле, гыйлемле булган, мондагы мәктәпкә тирә-яктан укырга килгәннәр. Бу хәзер дә сизелә. Менә бүген дә бер генә гаилә дә матур юбилейга өлеш кертми калмады. Мәдәният эшлеклеләре дә өлкәдә генә түгел, илдә танылган шәхесләр, үз эшләренең осталары. Нинди генә авыр вакытлар булса да, алар яраткан хезмәтләрен ташлап китмәделәр, хәлләреннән килгән кадәр ветераннарны да котладылар, дини, дөньяви бәйрәмнәрне дә үткәрделәр, гореф-гадәтләребезне дә сакладылар", дип сөйләде галимә, автор-башкаручы Мөнирә Хөснетдинова.

XS
SM
MD
LG