Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Төмән думасында күргәзмә тәкъдим итте


Үзәктән ерактагы авыллардан күренешләр
Үзәктән ерактагы авыллардан күренешләр

"Синең кешеләрең, Русия!" дип аталган өлкә думасында үткән күргәзмәдә "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы журналисты София Хәйруллина белән оператор Рамил Нигъмәтуллин төшергән сюжетлар һәм “Тюменская область сегодня” газетасы фотохәбәрчесе Валерий Бычков фоторәсемнәрен тәкъдим итү булды.

Күргәзмәнең төп геройлары - өлкәнең Вагай, Исәт, Төмән, Түбән Тәүде районнары авылларында, төньяк районнарда яшәүчеләр иде. Шунысы мөһим – аларның күбесе 20-40 еллар буе авыл җирлегендә хезмәт итеп, авыр елларда ачлык-ялангачлыкка да карамыйчан колхоз эшләрен башкарган кешеләр, хәзер авылның мәдәниятен, динен саклауда күп тырышлык куючы энтузиастлар. Күпләре өлкә думасын беренче тапкыр гына күрүләре.

Сергей Шерегов һәм фонд ярдәмчеләре
Сергей Шерегов һәм фонд ярдәмчеләре

Эчтәлекле экскурсия өлкәбез канун чыгаручыларының эшчәнлеге, алар хезмәтенең әһәмияте турында тирәнрәк белергә ярдәм итте. Оештыручылар: өлкә думасы, “Хөрмәтләнү” (“Признание”) хәйрия фонды, өлкә татар конгрессы төп геройларны Төмәнгә алып килү мөмкинлеген дә тапканнар. Финанс мәсьәләләрне хәл итүдә аларга “Сибнефтепровод” оешмасы ярдәм иткән.

Күргәзмәдә өлкә думасы депутатлары, өлкә губернаторы киңәшчесе, “Хөрмәтләнү” фонды президенты Сергей Шерегов һәм башкалар авыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Дума бинасына түгел, кайберләренең Төмәнгә дә беренче генә килүе. Аларның шатлыкларына чик юк иде. Бу чараны әзерләүдә башлап йөргән “Хөрмәтләнү” фондын оештыручы Зөләйха Алишева менә ниләр сөйләде:

Чараны оештыручы апалы-сеңелле Алишевалар һәм Вәлимә Ташкалова тәбрикли
Чараны оештыручы апалы-сеңелле Алишевалар һәм Вәлимә Ташкалова тәбрикли

– Фотосурәтләр һәм фильм геройларын өлкә думасына чакыру уе кинәт кенә килеп туды. Үткән ел без Вагай районының юлсыз Рәнчек, Карагай, Аксурка авылларына барырга карар кылдык. Бергә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалы журналистларын һәм “Тюменская область сегодня” газетасы фотохәбәрчесе Валерий Бычковны да алырга уйладык. Тик бу авылларга үтәсе җиңелдән бирелмәде – кире кайтырга туры килде. Аннары өлкә автомобиль юллары идарәсе начальнигы Алмаз Зәкиев ярдәме белән генә табигатьнең иң матур җирендә урнашкан төбәккә барып җитә алдык. Пычракка да карамыйчан батып-чумып төшергән сюжетлар һәм фотолар шулкадәр яхшы килеп чыктылар! Матур кешеләр, чын авыл күренешләре күпләргә бик ошады. Шәһәрдә яшәп, без боларны беркайчан күрмибез дә. Ә алар анда яшиләр, үз кануннары бар.

Үзәктән ерактагы авыллардан күренешләр
Үзәктән ерактагы авыллардан күренешләр

Өлкәнең 70 еллыгы уңаеннан бу сәяхәтнең нәтиҗәсе итеп күргәзмә оештырырга уйладык. Шул уңайдан фильм да әзер булды. Үзешчән ансамбльләр нинди шәп итеп чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез йөзеннән елмаю китмәде. Аларны телеэкраннардан күрсәтмиләр, газеталарда язмыйлар. Монда гомерләре буе фермада эшләгән, сугыштан соңгы еллардагы торгынлыкны күтәрү өчен армый-талмый хезмәт иткән, әле бүгенге көндә дә актив эш алып баручылар, авылны яшәтүчеләр җыелды. Бу фоторәсемнәр, фильм бала-оныкларына истәлек булып калачак – һәркайсына бүләк итеп бирелде.

Аннары милләттәшләрем өчен бер бәйрәм дә булды. “Умырзая”, “Чишмә”ләр үз осталыкларын да күрсәттеләр, җырлап һәм төйдереп биеп тә алдылар.

Өлкә думасы депутаты Сергей Козлов: “Тарих авылда языла, хезмәткә мәхәббәт тә авылда тәрбияләнә. Авыл кешеләре алдында башымны иям", диде. Өлкә татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров: "Бу күренешкә мин бик шатмын. Ул гадәткә керсен иде.

Безнең тырыш өлкән буынны, якташларыбызны зурлап күрсәтергә кирәк. Аксакалларны хөрмәт иткән халык үзе дә хөрмәткә лаек”, дип белдерде. Депутат Тамара Казанцева, алар минем күршеләрем, татарларга ихтирамым зур, гел ярдәм итәргә тырышам, ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез", дип өлкәннәргә бүләкләр бирде.

София Хәйруллина белән оператор Рамил Нигъмәтуллинны тәбриклиләр
София Хәйруллина белән оператор Рамил Нигъмәтуллинны тәбриклиләр

София Хәйруллина белән оператор Рамил Нигъмәтуллин әзерләгән фильмда юлсызлыкның газаплары яхшы чагыла иде. Аксуркада “Чишмә”, Карагайда “Умырзая” ансамбльләренең җыр-моң белән гөрләтеп яшәүләрен күрдек. Иртешнең балыгы, урман байлыклары, мал-туар асрау – аларның төп яшәү чыганагы. Ә тормыш алып барырга, балалар укытырга җитәрлек керем керсен өчен аз гына тырышырга кирәкми.

– Дәүләт програмнарында катнашучылар бик аз, чөнки документлар җыю өчен район үзәгенә, Төмәнгә йөрергә кирәк. Районга гына 84 чакрым. Бу бик катлаулы эш. Төп авыр мәсьәлә – юл юклыгы. Вак таш җәелгән юл әкренләп авылга җитеп килә, тик әле тагын биш чакрымга якын юлны ясыйсы бар, - дип сөйләде Аксурка авыл җирлеге башлыгы Илдар Зарипов. – Авылда урта мәктәп бар, балалар саны илледән артыграк.

Карагай һәм Аксурка хакимияте башлыклары Альберт Юнысов, Илдар Зарипов
Карагай һәм Аксурка хакимияте башлыклары Альберт Юнысов, Илдар Зарипов

Тик хәзер гаиләдә туган ике һәм аннан артык балага ярдәм итү програмы нәтиҗәсендә елына 18әр бала туа. Хуҗалыкларда 5-10 ат, сыер, сарыклар асрыйлар, бәрәңге күп үстерәләр, балык тоталар, мүк җиләге җыялар. Тик үзәктән ерак булганга, авылга килеп җитүче эшкуарлар, әлбәттә, үз бәяләрен куялар. Мәсәлән, балык 10 сумнан, бәрәңгене 2-3 сумнан җыялар. Сөтне 13 сумнан тапшыралар. Авылдашлар тырыш, матур яшиләр, яңа йортлар салалар. Яшьләр дә китәргә ашыкмыйлар. Кайберләре читтә йөреп, кире кайталар.

Оештыручыларның планнары зурдан: фотосурәтләрне бер альбомга туплау, авыллардагы тормышны яктыртуны дәвам итү.

Күргәзмә кунаклары
Күргәзмә кунаклары

XS
SM
MD
LG