Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә “Башнефть” акцияләрен дәүләткә кайтару карарын чыгарды


Бүген Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе баш прокуратура һәм Русия милек комитетының "Система" корпорациясенә белдергән дәгъвасын мәхкәмәдә карады һәм элегрәк Башкортстан тарафыннан хосусилаштырылган, ә соңыннан “Система” ширкәтенә сатылган “Башнефть” акцияләрен дәүләткә кайтару карарын чыгарды. Монда сүз 25 сентябрь көнне кулга алынган 122,9 миллион сандагы гадәти исемле акцияләр һәм 6,1 миллион өстенлекле акцияләр турында бара.

Белгечләр "Башнефть" хиссәләренең "Система" корпорациясеннән кире алыначагы шик тудырмый, дип әйткән иде.

Әлеге карар бер ай дигәндә шикаять ителә ала.

XS
SM
MD
LG