Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Путин: 1612 елда Русия көчләрен татар кешесе җитәкләгән


Мәскәү кирмәне каршында Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәле

Мәскәү кирмәне каршында Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәле

Президент Владимир Путин "этник татар" Мининның 1612 елда Русияне саклап калуы турында сөйләп яшь тарихчыларны Русия мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә чакырды.

Русия президенты Владимир Путин 5 ноябрьдә яшь тарих галимнәре һәм югары уку йортларындагы тарих укытучылары белән очрашканда "урыс дөньясы" иделәрен читкә куеп торып тагын Русиянең күпмилләтле дәүләт булуын искә алды. "Минем тарихым. Рюриковичлар" исемле күргәзмәдән тәэсирләре белән уртаклашканда күпмилләтле Русия халкының бердәмлегенә басым ясады.

"Безгә үз тарихыбызны белергә кирәк. Кичә мин бер кеше белән сөйләштем. Ул бик мәгълүм, бик хөрмәтле, бик укымышлы һәм белемле кеше. Әмма ул Халык бердәмлеге бәйрәменең тупланганнарның (ополченецларның) Мәскәүне азат итүенә багышлануын, ә алар башында этник татар торганлыгын белмәгән икән. Бу бик гаҗәп булды: ничек инде алай? Бу сокланырлык хәл. Ул ополчение туплау өчен акча җыйган, бөтен мөлкәтен биргән, кнәзне чакырып аны ополчение башына куйган дияргә мөмкин. Акча җыйган, аңлыйсызмы, Русине коткару өчен. Һәм бу күп нәрсә турында сөйли. Бу бүленүдән, илне бүлгәләүдән, таркаулыктан янаган куркынычны сизүче күпмилләтле Русия халкының эчке бердәмлеге турында сөйли", диде Русия президенты.

Бу турыда Путин беренче мәртәбә 2010 елда, ул чакта премьер-министр буларак футбол җанатарларына мөрәҗәгать иткәндә әйткән иде. "Әгәр тарихыбызга, әйтик XVII гасырга күз салсак, ул чакта чит ил интервентлары Мәскәүне кулга төшерә һәм рәсми хакимият, шартлыча әйткәндә, тулысынча берни эшли алмаслык хәлдә кала. Ул чакта ватанны якларга кем күтәрелә? Гади кешеләр. Алар каян килеп чыга? Аларны берләштерүчеләрнең берсе Минин була. Кызыл мәйданда аңа һәйкәл куелган. Минин һәм Пожарский кнәзгә һәйкәлне хәтерлисезме? Кем ул Минин? Гап-гади бер ватандаш, чыгышы белән татар..." диде Путин ул чакта.

Кайбер чыганакларга күрә, янәсе, Минин чукындырылган Миңлебай улы булган.

Путинның Русия тарихында татарларның роле турында аңа кадәр дә берничә мәртәбә әйткәне булды.

2007 елда Самар янында Европа берлеге белән Русия саммиты уңаеннан алман журналистының Путинның ни дәрәҗәдә чиста демократ булуы турындагы сорауга җавап биргәндә президент Русиядә чиста урысларның булуына шик белдереп, "теләсә кайсы урысны тиешенчә сөртеп карасаң, татар килеп чыга" дигән һәм Самар төбәгенең элекке татар җире булуына да күпмедер дәрәҗәдә ишарәләгән иде.


Ә 2004 елда журналистлар белән очрашканда Путин Куликово сугышында ике якта да урысларның, ике якта да татар атлы гаскәрләренең булуы турында, урысларның татар гаскәрләрен төп һөҗүм көче буларак куллануы турында сөйләде.


Чәршәмбе көнне тарихчылар белән очрашуда Русия президенты шулай ук тарихчыларны кешеләрнең аңнарын биләп алу өчен ныграк тырышырга, "мәгълүмат киңлегендә Русия позицияләрен якларга" чакырды. "Үз карашларыбызны һәм мәнфәгатьләребезне яклау нигезле һәм сәләтле итеп башкарылырга, эчтәлеге яхшы булырга, ул матур итеп төреп бирелергә, кешеләрнең аңына тәэсир итәрдәй булырга тиеш", диде Путин.

Очрашуда шулай ук быел Русия тарафыннан аннексияләнгә Кырым тарихын язу кирәклеге турында да сүз күтәрелде.

Русия җитәкчесе Кырым тарихын язачак тарихчыларга киңәшләр биргәндә тарихта һәрнәрсәнең Кырымның урыслар өчен изге җир булуын дәлилләве турында сөйләде һәм шундый бер мисал буларак Русьне чукындырган Владимир кнәзнең Херсонеста (хәзерге Севастополь, кырымтатарча Акъяр) чукынганлыгын искә алды. Кайбер тарихчылар исә Владимирның Киев кнәзе булганлыгын, аның иң башта Киев халкын чукындырганлыгын, һәм аның сурәте бер дә Русия рублендә түгел, ә хәзерге Украина һривняләрендә төшерелгәнлеген әйтеп мондый дәлилне кире кага.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG