Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан "Төрки дөнья мәдәни башкаласы"н Мары шәһәренә тапшыра


Җомга Казанда Төрекмәнстанның мәдәният министры Аннагилди Гараджаев Мары шәһәрен 2015 елга "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" итәргә тәкъдим итте. Төрекмәнстан үтенечен ТЮРКСОЙ вәкилләре хуплады. Казан эстафетаны Марыга тапшыра. Әлеге тантана 21 ноябрь кичендә "TURKVIZYON" II Халыкара телевизион җыр бәйгесенең гала-концерты вакытында була. Бу хакта Азатлыкка Татарстан мәдәният министрлыгы сүзчесе Рузилә Мөхәммәтова белдерде.

2015 елны хакас фольклорчысы, тамак белән җырлаучы Семен Кадышев елы итү дип тә килешенде.

21 ноябрьдә Татарстан башкаласында "Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы" елын ябу тантанасы һәм ТӨРКСОЙның даими шурасының 32нче утырышы узды. ТӨРКСОЙга кергән илләрнең мәдәният министрлары Казанга җыелды.

ТӨРКСОЙга әгъза илләр: Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм күзәтүчеләр: Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тува, Саха (Якутия), Хакасия һәм шулай ук Гагауз да керә

XS
SM
MD
LG