Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге 2015 елны "Кара генерал" кушаматы белән билгеле яугир Даян Мурзин елы дип игълан итте.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Әлеге чарага Даян Мурзинның кызы Роза Рәхмәтуллина-Мурзина да чакырылган иде. Ул ТИҮнең яңа елны әтисе исемендәге ел дип атавы уңаеннан рәхмәт белдерде. Әтисе хакында мәгълүматлар белән бүлеште:

– Әтием Даян Мурзин Бакалы районының Иске Балыклы авылында туган. Кечкенә чактан ук укытучы булырга хыяллана, педагогия училищесын тәмамлый, ләкин мәктәптә озак эшләү насыйп булмый. Совет-фин сугышы башлану белән ул үз теләге белән сугышка китә. Сугыш тәмамлангач ул Рига хәрби училищесына җибәрелә.

Икенче дөнья сугышы башлану белән ул Беларустагы партизаннар төркеменә алына, озакламый төркемнең командиры итеп куела. 1942 елда Украинада “Ватан өчен” исемле партизан отряды төзи. 1943 елда Молдовада партизан хәрәкәтен оештыра.

Роза Рәхмәтуллина-Мурзина

Роза Рәхмәтуллина-Мурзина

1944 елның 8 маенда аны Киевка чакыртып, махсус әзерлек төркемендә укытып һәм өйрәтеп, бер төркем разведчиклар белән Чехословакиягә десант итеп төшерәләр. Анда ул бригада белән җитәкчелек итә. Бригада биш төркемнән тора, аңа барлыгы ике мең сугышчы керә. Ул чакта аңа нибары 23 яшь була.

Командование әтиемә саллырак күренсен өчен сакал үстерергә фәрман бирә. Сакаллы Мурзинга исә 45 яшь бирәләр. Шул кара сакалына була аңа “Кара генерал” дигән кушамат тагыла. Аның хакында Адольф Һитлер да ишетә, әтиемнең башы өчен өч миллион рейхсмарка премия ышандыралар. Аны тоту өчен иң оста диверсантлар җәлеп ителә. Шуларның берсе – Өченче рейхның баш диверсанты Отто Скорцени. Партизан төркеме аның һөҗүмен алдан белеп, Чехия ягыннан Словакиягә күчә. Алар булган урыннар утка тотыла, Һитлерга "Кара генерал"ның юкка чыгарылуы турында хәбәр итәләр. Моның өчен Һитлер шәхсән Скорценига тәре билгесе һәм өч миллион рейхсмарка тапшыра. Ләкин дошманнарның шатлыгы озакка бармый, Мурзин төркеме танк армиясе генералы Мюллерны кулга ала. Ул Мюллердан ике көн буе сорау ала. Фюрер армиясе хакындагы мәгълүматлар өчен исән калдырырга сүз бирә һәм сүзендә тора.

"Кара генерал"

"Кара генерал"

Сугыштан соң әтием Бакалыда мәгариф бүлегендә эшли. Казанда юридик белем алганнан соң прокуратурада, берничә ел эчке эшләр министры урынбасары булып эшләде.

2012 елны әтием бакыйлыкка күчте. Аңа ул вакытта 92 яшь иде. Әтиемнең исемен мәңгеләштерүгә килгәндә, ул "Чехословакия батыры" дигән исемгә лаек. Үзе азат иткән 15 шәһәрнең шәрәфле кешесе дип игълан ителгән. Чехиянең Злин шәһәрендә Даян Мурзинга һәйкәл куелган, бер урамга, мәктәпкә һәм мәйданга аның исеме бирелгән. Даян Мурзин турында Русиядә, Англиядә, Германиядә, Чехиядә фильмнар төшерелгән, бик күп басмаларда язылган. Англиядә хәтта китап та нәшер ителгән. Джон Һоуланд язган ул китапта Даян Мурзин Джеймс Бонд белән чагыштырылган.

Утырышта Даян Мурзин белән аралашучылар истәлекләре белән бүлеште. Даян Мурзинның исемен мәңгеләштерү турында фикер алышу узды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:

​– Даян Мурзинның кителе барлык тагылган орден-медальләр белән 60 килограмм тарткан диләр. Анда бары тик Русия батыры дигән билге генә юк иде. Бу – зур гаделсезлек. Сугыш ветераннары оешмасы Даян Мурзинга Русия батыры исемен бирү өчен әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, ул җавапсыз калды. Берлин рейхстагына Җиңү байрагын беренче булып элүчеләрнең берсе – милләттәшебез Гази Заһитовка да ул исемне бирмәделәр. Без ТИҮ исеменнән Русия җитәкчелегенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр бирмиләр икән, без ил өчен җан аткан татарларны күрмәмешкә салышулары, милли сәясәттәге тигезсезлек, илдә халык санына нисбәттә иң күп сугыш батырлары биргән татарларның бүгенге аянычлы хәле турында җиткерергә тиеш.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Ил өчен башын салган милләттәшләрнең оныкларының туган телләрендә белем алырга мөмкинлеге юк. Мәктәпләрне ябалар, һәртөрле кысулар бара. Хокукларын таләп итүчеләрдән террорчылар ясыйлар. Без болар хакында яшь буынга җиткерергә тиеш.

Утырышта катнашучылар Даян Мурзин һәм Гази Заһитовка Русия батыры исеме бирелүен сорап ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә дигән карар чыгарды.

Чара ахырында милли хәрәкәт вәкилләре көче белән оештырылган концерт күрсәтелде. Анда аеруча сугыш ветераннары музыкантлары төркеме, Вил Латыйповның башкорт курае һәм гитарада уйнап башкарган җырларын, гармунчы Фәрит Зарипов чыгышын, Наил Хәкимов шигырьләрен чарада катнашучылар яратып кабул итте.

* * * *

Өстәп шуны дә әйтергә кирәк, Чехословакиянең сугыш ветераннары Даян Мурзинны таләпчән, кырыс холыклы итеп бәяләсәләр дә (аның бер гаепсез кешеләрне үтерүгә катнашы булуы турында да языла), чорына күрә ул дөрес эш итте дигән караш көчлерәк. 2005 елда ул Чехиянең саклану министрлыгы чакыруы белән Прага һәм Карловы Варыда булып кайтты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG