Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә Сталин депортациясе корбаннарын искә алалар


Ингушетиядә бүген 1944 елгы Сталин депортациясе корбаннарын искә алалар. Ул вакытта 650 меңләп чечен һәм ингуш Казакъстан белән Үзәк Азиягә сөрелә.

Депортация сәбәпләре булып ул вакытта хәрби чакырылыштан баш тарту, совет тылында хәрби баш күтәрүгә әзерләнү дип белдерелә. Сөрелгәннәрнең яртысы юлда һәм кырыс шартларда яшәү нәтиҗәсендә һәлак була. 1957 елда исән калган чечен һәм ингушларга өйләренә кайтырга рөхсәт ителә.

Чечняда Сталин депортациясенең 71 еллык истәлек чаралары уздырылмый. 2012 елны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу истәлек көнен үткәрүне үз әтисе, республиканың беренче президенты Әхмәт Кадыйровның үлгән көненә туры китереп 10 майга күчерде.

XS
SM
MD
LG