Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар китабын базда сатучы Татарстан да Әдәбият елына керде


Татарстанда Әдәбият елын узган елга йомгак белән Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты башлап җибәрә. Республикада Әдәбият елын үткәрү язучылар берлегенә тапшырылган. Аның җитәкчесе Рәфис Корбан бу ел өчен дәүләт програмы булырга тиеш иде дип белдерә.

Татарстан да Русия күләмендә игълан ителгән Әдәбият елына кушылырга омтыла. Шул уңайдан 24-26 февральдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әлеге фән йортының 2014 елда башкарган эшләрен йомгаклауга багышланган конференция уза. Институт мөдире Ким Миңнуллин, Әдәбият елы дип аталса да, моның әдәбият үсешенә, аны өйрәнүгә сизелерлек нинди йогынты ясаячагы билгеле түгел дип белдерә.

"Мин дә уйланам. Узган елда, аннан алдагы елларда да эшләдек. Менә без 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итәбез, ул узган еллардан нәрсәсе белән аерылачак? Безнең эшебез яхшырачакмы? Шәхсән үзебезнең оешмага килгәндә, безгә ниндидер үзгә караш, китаплар бастыруны финанслау булыр дигән мөнәсәбәт әлегә сизелми. Тел һәм сәнгать юнәлешендә дә эшләсәк тә, без институтта әдәбиятка зуррак игътибар бирергә җыенабыз. Акча бирәбез дип тормасалар да, тагын өстәмә берничә конференция уздырылыр. Без аны мәктәпләр белән дә эзлеклерәк итеп оештыру ягын карарбыз.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

Планнарны алданрак корып, мондый ел игълан итү кирәкле әйбер. Мин аны әлегә кадәр эшләнеп җитмәгән, игътибар бирелеп бетмәгән ниндидер катлаулы мәсьәләләргә, бастырылып өлгерә алмаган зур-зур саллы проектларны тормышка ашыруга, мисал өчен безнең "Татар әдәбияты тарихы"ның сигез томлыгы булсын, этәргеч бирә торган ел булырга тиеш иде дип уйлыйм. Бу елда әдәбият өлкәсенә планнар корып, киләчәк юлыбызны ышанычлырак итеп атлау булырга тиеш кебегрәк минем өчен. Хөкүмәттәгеләрнең бу елга аерым бер мөнәсәбәттә икәнен сизә алырбызмы без? Хәл ителмәгән проблемнар хәл ителеп, алга таба җиңеләеп калырмы? Белгечләр әзерләү, аларның кайдадыр белем күтәрүләре? Яшь язучылар, яшь галимнәр өчен үзенчәлекле бер этапка әйләнә аламы бу ел? Бу сорауга уңай җавап биреп бетереп булмый", ди Миңнуллин.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, республика илкүләм чарага кушылгач, дәүләт дәрәҗәсендә эш планы кабул ителергә тиеш иде дип белдерә. Хөкүмәт Әдәбият елын үткәрүне берлеккә тапшырган.

"Татарстанда бу елны үткәрү програмы юк. Әдәбият елын үткәрүне бер язучылар берлегенә генә кайтарып калдырдылар. Язучылар берлеге генә түгел, ул дәүләт програмы нигезендә үткәрелергә тиеш. Путин Русия күләмендәге бу елны Нарышкинга (Русия думасы рәисе) тапшырган икән, бездә дә дәүләт дәрәҗәсендәге бер кеше билгеләнергә тиеш иде. Бездә мәдәният министрлыгына да тапшырмадылар, "Татмедиа"га тапшырабыз дип әйткән иделәр, аларда да һәм президент аппаратында да бу эш белән шөгыльләнгән кеше юк", ди Корбан.

Үзе ул Русия күләмендәге бу елның исем өчен генә үткәрелүен, аның өчен бүленгән акчаларның хәтта яхшырак бер бина төзү өчен дә җитмәячәген әйтә.

Рәфис Корбан
Рәфис Корбан

"Бөтен Русия күләмендә Әдәбият елы дип белдерү – язучыларны мыскыл итү генә ул. Бөтен Русиягә 300 миллион сум акча биргәннәр ди. Безнең язучылар берлеге бинасын төзекләндерү һәм тапшыру шул 300 миллионның яртысына төште. Бу акчалар ниндидер бер театр төзергә генә җитә дигән сүз. Бу акча белән әдәбиятны күтәреп буламы? Хәзер бездә әдәбиятка ихтирам юк дәрәҗәсендә. Әдәбият елы дип игълан итү – мыскыл итү генә", ди язучылар берлеге рәисе.

Аның сүзләренчә, Татарстан язучылар берлеге башка төбәкләр белән чагыштырганда иң яхшы көн күрүчеләрнең берсе. Әдәбият елы уңаеннан Татарстан президенты берлеккә биш миллион сум акча күчерергә дигән фәрман имзалаган. Корбан бу акчаларны кайларга гына җиткерик икән дип баш вата.

Без әсәрләребезне чит телләргә тәрҗемә итәргә тиеш. Безнең хәттә Тукай да төрек теленә тәрҗемә ителмәгән. 50-60 елларда Хрущевның "җепшеклек чоры"нда гына нәрсәдер эшләнгән. Советлар беткәнгә дә 25 ел, тәрҗемә белән җитди шөгыльләнгән юк. Казанда хәзер Төркиядән бер егет яши башлады. Ул безнең язучыларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп Төркиянең үзендә алты китап бастырды инде. Киләсе елда Тукайның 130 еллыгы уңаеннан быел аның 130 шигырен төрек теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарырга дип исәпләп торабыз.

Президент махсус акча бирде һәм аңа язучылар татарның тарихи шәхесләренә багышланган күләмле, эпик әсәрләр иҗат итә. Аларны да төрекчәгә һәм русчага тәрҗемә итәргә исәплибез. Ркаил Зәйдулла Кол Шәриф, Галимҗан Гыйлман Шәехзадә Бабич, Ләис Зөлкарнәй Дәрдмәнд турында һәм Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева да романнар язалар.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән дә килешүебез бар. Авылдагы бүгенге тормышны чагылдырган әсәрләр язу өчен министр Марат Әхмәтов бер миллион сум акча вәгъдә итте, хәзер бәйгенең икенче өлешен башладык. Бу әсәрләр дә басылыр дип өметләнәбез. Язучыга хөрмәт белән карау кирәк, язучы язганына кергән әҗере – гонорары белән яшәргә тиеш.

Әдәбият елы диләр икән, китап чыгару, китапны тарату ягын да уйлау кирәк. Безнең Казанда бердәнбер татарча китап сата торган кибет бар, ул да булса базда. Ул кибет Татарстан китап нәшрияты мөдире Дамир Шакировның китапка булган хөрмәте аркасында гына эшләп килә. Шакиров ул кибеттә китап сатудан бернинди дә файда күрми. Сатылган китаплардан кергән акчага аренда хакы түләп ята. Китап ул үзәктә, Бауман урамында булырга тиеш. Безнең Беренче санлы китап кибете бар иде, әгәр өстәге абзыйларыбыз язучыларга, әдәбиятка игътибар итәбез дип сөйләнәләр икән, бу китап кибетен яңадан кайтару кирәк. Безнең Кол Галиләрдән башланган мең еллык әдәбиятыбыз бар дип сөйләнәбез, ә Әдәбият музее юк. Мондый музейлар бөтен республикаларда да бар.

Әдәбият елы уңаеннан безгә биреләсе биш миллион сумга килсәк, әллә нәрсәгә җитми ул. Безгә опера театрында Әдәбият елын зурлап үткәрик әле диләр. Опера театрында бер концертка бер миллион акча җитмәскә дә мөмкин. Без Әдәбият елына биреләсе биш миллион акчаның бер миллионын бер концертка биреп әрәм итәсе, күз буяу белән шөгыльләнәсе килми. Безгә тәрҗемә белән шөгыльләнү, язучыларны иҗатка рухландыру кирәк", ди Рафис Корбан.

Тукай музее
Тукай музее

Әдәбият музеенның кирәклеген язучылар, җәмәгать эшлеклеләре әледән-әле күтәреп килә. Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та Әдәбият елы уңаеннан 2014 ел ахырында "Мәдәни җомга"да Мәдәният елына йомгак ясап, алда Әдәбият елы торганлыгын белдергән һәм Татарстанда әлеге музей белән бергә мәдәният өчен дә, әдәбият өчен дә әһәмияттәге күп мәсьәләләрнең хәл ителмәвен барлаган иде.

"Без күптәннән инде Татарстанда, Казанда әдәбият музее булырга тиеш дип сөйлибез. Теләсә кайсы халыкны аның мәдәнияте дәрәҗәсеннән чыгып билгелиләр. Бер халыкны да менә мең ел элек алар шулкадәр нефть чыгарган, шул хәтле иген үстергән, мал үрчеткән дип искә алмыйлар. Һәр халыкны аның әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә шундый казанышлары булган дип искә алалар. Менә бу яктан караганда, безнең әдәбият музее нинди халык булуыбызны башкаларга күрсәтеп торыр иде...

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Күп кенә халыкларда бөек шәхесләренә багышланган менә дигән музейлар бар. Ә безнең Тукай музеебыз һаман ярымҗимерек хәлдә. Бу хакта без инде чирек гасыр сөйлибез. Болгар номерларын да җимереп ташладылар. Анда Тукайның мемориаль музеен төзергә вәгъдә иткәннәр иде. Әлегә ул да күренми. Тукай яшәгән урыннар буйлап даими эшләүче туристлык маршруты оештырылыр дип уйлаган идек, анысы да барып чыкмады...

Дөрес, Мәдәният елында музейларга игътибар арта төште. Шунсыз мөмкин дә түгел. Василий Аксеновка менә дигән музей салып куйдылар. Евгений Боратынский, Максим Горький, Лев Толстой музейлары төзекләндерелә. Болары бик яхшы. Ә Габдулла Тукай музее ни хәлдә, Шәриф Камал, Салих Сәйдәш музейлары?.. Татар халкының күренекле шәхесләре музейларына шулай ук беренче чиратта игътибар бирергә кирәк иде", дип язды Разил Вәлиев.

27 февральдә Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында Әдәбият елына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе булачак.

29 гыйнварда "Башкортстан" дәүләт концерт залында республикада Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды. Башкорт халкының "Урал батыр" эпосын язып алуга 100 ел тулу уңаеннан эпосны яттан сөйләүчеләр республика бәйгесе, "Илһам чишмәләре" төбәкара шигърият фестивале һәм башка чаралар үтәчәк. Әдәбият елы уңаеннан Уфа урамнарындагы баганаларга язучыларның әдәбият хакындагы фикерләре, мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакат-баннерлар да эленде.

XS
SM
MD
LG