Accessibility links

Кайнар хәбәр

Time: Навальный интернеттагы "тәэсирле кешеләр" исемлегендә


Бүген иреккә чыккан оппозиция вәкиле Алексей Навальный Time журналы язуынча, интернеттагы "иң тәэсирле кешеләр" арасында. Ике атна элек ул метрода "Яз" җыенына багышланган урам кәгазьләре таратуы өчен 15 тәүлеккә кулга алынган иде.

Исемлектә шоу-бизнес вәкилләре, сәясәтчеләр һәм дәүләт җитәкчеләре бар. Time язуынча Facebook һәм Twitter'да иң күп АКШ президенты Барак Обама сәхифәсе укыла. Шулай ук 30 иң тәэсирле интернет кулланучылар арасында Аргентина президенты Кристина Фернандес де Киршнер һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Һэрри Поттер турындагы китап авторы Джоан Роулинг.

XS
SM
MD
LG