Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан җәмәгатьчелеге Дилмөхәммәтовны яклый


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Башкортстандагы сәяси фиркаләр, хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек оешмалары террорчылыкта гаепләнеп кулга алынган башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгать белән чыкты.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 12 мартта билгеле башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны террорчылыкка чакырган язмалар язуда гаепләп, өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган иде. Мәхкәмә утырышыннан соң иң беренче булып “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе бу карарга протест мөрәҗәгате белән чыкты. “Яблоко” мөрәҗәгатендә барлык демократик, либераль карашлы сәяси фиркаләргә, хәрәкәтләргә, оешмаларга, аек карашлы һәр кешегә Айрат Дилмөхәммәтовны хөкем итү карарына каршы берләшеп, аны кабат карауны таләп итәргә чакырылган иде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге “Яблоко”ның бу документыннан соң үз позициясен белдереп, мөрәҗәгать белән чыкты. Анда бу карар “сәяси террор” дип бәяләнгән. Айрат Дилмөхәммәтовны Рәфис Кашапов кебек үк сәяси җинаятьче ясаулары әйтелгән. ТИҮнең “Яблоко”ның берләшергә чакыруына кушылырга карар итүе дә әйтелгән.

Инде килеп, сәяси фиркаләр, хокук яклаучылар, җәмәгатьчелек хәрәкәтләре һәм оешмаларының берлектәге мөрәҗәгате ясалды. Анда Дилмөхәммәтовның Русиянең Украина белән алып барган сугышны гаепләве искә төшерелеп, “карар Русиянең үз халкы белән сугышуының дәвамы” дип бәяләнгән. “Русия Конституциясендә дин, сүз, фикер, мәгълүмат иреге гарантияләнгән, цензура булмавы канун тарафыннан ныгытылган бер вакытта, бу карар кеше хокукларын бозу булып тора. Ул җәмгыятьне какшатуга, кешеләр арасында ризасызлык, социаль киеренкелек тудыруга китерә”, диелгән.

Мөрәҗәгатьтә Айрат Дилмөхәммәтовның һәрдаим Конституциядә каралган демократик федератив хокукый дәүләт коруны тормышка ашыру, кануннар һәм мәхкәмәләр каршында халыклар арасында тигезлек саклау өчен көрәшүе искә төшерелгән. Бүгенге Русиядә Конституция һәм кануннар буенча яшәргә, гаделлеккә чакыруларның ил президенты, Башкортстан җитәкчесе, депутатлар, хакимияттәге түрәләр, иминлек хезмәтләре, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, мәхкәмәләр тарафыннан “террорчылык эшчәнлеге”, “конституция төзелешен көч кулланып үзгәртергә чакыру”, “экстремистлык” булып бәяләнүе әйтелгән. “Бу чираттагы сәяси үч алу булып тора. Моның өчен Русиядәге һәм Башкортстандагы кешеләрнең Конституциядә каралган гарантлары Владимир Путин һәм Рөстәм Хәмитов җаваплы. Бу Борис Немцовны үтергән кебек үк дәүләт-сәяси терроры булып тора” диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгать Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгаруны таләп итә.

Әлеге документны “Яблоко”, “Парнас” фиркаләре бүлекчәләре, Башкортстан җәмәгатьчелек оешмаларының килештерү шурасы, татар иҗтимагый үзәге, башкортларның “Күк бүре”, “Ак тамыр” оешмалары, Төньяк-көнбатыш башкортлары корылтае, Кеше хокуклары өчен хәрәкәте бүлекчәләре рәисләре имзалаган.

Дилмөхәммәтовның адвокаты Всеволод Лебединцев
Дилмөхәммәтовның адвокаты Всеволод Лебединцев

Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовның интернетта көн күргән “Ахырзаман” язмасы өчен хөкем итте. Ул язма 2011 елның февралендә интернеттагы “Ревинформ” сәхифәсендә һәм 2012 елның сентябрендә “Набат РБ” блогында чыккан иде. Анда язма авторы “Айрат ДинИслам Дильмухаметов” дип куелган иде. Ул мәкаләдә “тоталь башбаштаклык чоры” җитүе, башкортларның аерым бер цивилизация вәкилләре булуы әйтелгән, Русия – “Рашка” дип аталган иде. Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә үзенең бу язма авторы булмавын белдерсә дә, бу игътибарга алынмады. “Ахырзаман”да лингвист тикшерүе террорчылыкны дөрес гамәл, террорчыл оешмаларны уңай итеп күрсәтү тапкан. Шулай ук экспертлар мәкаләдә Конституция төзелешен көч кулланып үзгәртүгә чакыру һәм дини күрәалмаучылык уяту да тапкан.

Мәхкәмә Дилмөхәммәтовны 205.2нче, ягъни, террорчылыкка чакыру, террорчылыкны аклау маддәсе буенча хөкем итте. Айрат Дилмөхәммәтовның адвокаты Всеволод Лебединцев сүзләренә караганда, якын араларда югары мәхкәмәгә шикаять күндереләчәк. Җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләренең Айрат Дилмөхәммәтовны хөкем итү карарын үзгәртүгә булышлыгы ни дәрәҗәдә булыр – киләчәк хәбәрләребездә.

XS
SM
MD
LG