Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

"Болгар яңарышы" уздырачак болгарчылыкка багышланган конференциягә Болгарстаннан да кунаклар чакырулы. Чараны оештыручы Шәүкәт Богданов татарга һөҗүм барганда болгар дип йөртелүебез хәерлерәк дигән фикердә.

7-17 июнь көннәрендә Сембердә болгарчылыкка багышланган конференция узачак. Аны "Болгар яңарышы" оешмасы "Болгар мохтарияте" белән бергә уздыра. Оешма җитәкчесе Шәүкәт Богданов белән шул чара һәм татар-болгар мәсьәләсе турында сөйләштек.

Шәүкәт әфәнде, әлеге чарага Болгарстаннан кемнәр чакырулы?

– Егермеләп кеше килергә теләк белдерә. Алар Болгарстан тарихчылары, эшмәкәрләр, мәдәният өлкәсе вәкилләре. Әлеге халыкара конференциядә катнашучы кунакларны июнь аенда уза торган Изге Болгар җыенына да алып барырга уйлыйбыз.

Җыенга балкарлар, карачайларны да чакырдык. 2010 елда инде шундый бер зур чара уздырган идек.

Сез Болгарстан белән даими элемтәдә торасыз, аларны беренче чиратта нәрсә кызыксындыра? Ни дисәң дә, без мөселманнар, алар православлар.

– Алар безнең тарихыбыз белән бик кызыксына. Болгарстаннан бер төркем вәкилләр Татарстанга килгәч Казан, Биләр, Алабуганы зур кызыксыну белән карадылар. Хәтта аларның "Биләр-тур" дигән ширкәте дә бар.

Алабугага баргач Шишкин, Цветаева музейларын карарага тәкъдим иткән идем, әмма алар үзләренә Болгар тарихы гына кызыклы булуын әйтте. Ак мәчет (Чертово городище), Ибраһимбәк һәйкәлләрен бик игътибар белән карадылар.

Фин-угыр халыклары Эстония, Маҗарстан белән даими элемтәдә тора. Алар мордва белән мари халыкларын яклыйлар. Безгә дә Болгарстан ярдәм кулы суза, ә бездә шуны аңламауга салышалар кебек. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев 2012 елда үзе Варнада безнең тарихыбызга кагылышлы зур конференциядә катнашты, ләкин безнең тарихыбыз, тамырларыбыз бер икәнне кайбер бәндәләр аңларга теләми.

Кемнәр теләми һәм нәрсә дип әйтәләр?

– Бөтендөнья татар конгрессы, тарихчы Рафаил Хәкимов, мисал өчен. Кызганыч ки, безнең тарихыбызга ачыклык кертергә теләмиләр. Күптән түгел археолог Фаяз Хуҗин "ТНВ-Планета" каналында тарих турында сөйләде. Шул ук Алабугада Иван Шишкин, Марина Цветаева булганны искә төшерәләр. Ә Ак мәчетне, Ибраһим бәк һәйкәлләрен күрсәтмәделәр, мин шуңа бик гаҗәпләндем. Шуңа йөрәк әрни.

Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк. Менә хәзер Согуд Гарәбстанына, Пакстанга барып кайткан яшьләр бабайларны "Ислам шартларын дөрес үтәмисез" дип өйрәтә башладылар. Алар кеше үлгәч өчесен, җидесен уздырмагыз, Шәһри Болгарга йөрмәгез диләр. Шуңа тарихны белмәгәч мөселман өммәтендә бүлгәләнү китә. Монда ислам динен беренче булып безнең болгар бабаларыбыз 922 елда кабул иткән.

Бәлкем сез аңларга теләми дигән оешмалар, шәхесләр татарларның бүлгәләнүен теләмидер. Себер татар, керәшен татары, болгарлар. Барысы да шулай бүленә башласа дип борчылалардыр.

– Соңгы җанисәптә керәшен татарлары без татар түгел, керәшен диде. Күп кешеләр татар булырга теләми, чөнки рухи яктан да, физик яктан да татарларга бик каты һөҗүм бара. Гарәп илләрендә дә, татар дисәң, "әстәгъфирулла" диләр. Татарлар исламга бик зур зыян салган. Хаҗиларга, баргач та үзегезне татар дип түгел, ә Русия мөселманы дип әйтегез, диләр.

Болгар дип аталсак бу хәлләр булмас дип уйлыйсызмы?

– Юк. Безнең тарихыбыз Болгар мирасы белән бәйләнгән. Идел буенда татарларның каберлекләре дә юк, мирасы да юк. Ә болгар археология калдыклары ике меңләп.

Юкка гына Владимир Жириновский безне Монголиягә кумый. Безнең монголлар белән бернинди бәйләнеш юк. Шул татар исеме сәбәпле, милләтебез елдан-ел кими бара. Без мирасыбызга битараф булу сәбәпле, бабаларыбызның рухы рәнҗи.

Мисал өчен, Х гасырда кызыл кирпечтән ясалган Болгар мунчасын төзекләндерергә дип акча җыя идек. Ул мунчаның биш бүлмәсе булган: ике бүлмәсендә чабынганнар, бер бүлмәсендә юынганнар, берсендә якканнар, берсендә чишенгәннәр. Идән астында кайнар һава йөреп җылыткан. Тәрәзәләр дә пыяладан булган. Бу бит Х гасырда ук булган. Башкалар шундый мирас белән горурланып ярдәм итәр иде. Күпме генә безнең эшмәкәрләргә, дин әһелләренә ярдәм сорап карамадым.

Ә сез шул Ульян өлкәсендә табылган мунчаны кабат торгызу өчен матди ярдәм сорадыгызмы?

– Бездә проект эшләнгән иде һәм аны кардан, яңгырдан саклау өчен япма эшләү кирәк иде. Без аны инде эшләдек-эшләвен. Пенсионерлар меңәр сум кертте, шулай ук Болгарстаннан акча җибәрделәр. Эшмәкәрләр дә бераз булышты, әмма бик аз.

Безнең эшмәкәрләр “Татар кызы” бәйгесенә, Мәүлид уздыруга акча табалар. Мин аңа каршы түгел, әмма мирасыбызны саклап калуга да азрак ярдәм итсәләр була бит. “Кол Галигә” һәйкәл куйганда да татар мохтариятеннән каршылык күрдек, аннары безнең губернатор Сергей Морозов хуплагач йөз белән борылдылар. Нәтиҗәдә бөтен эшләгән эшләрне үзләренеке итеп күрсәтте. Мине инициатор итеп кенә калдырдылар. Ярар мин аңа борчылмыйм, иң мөһиме һәйкәл булды.

Бу татар-болгар мәсьәләсендә тарихчылар ни сөйли?

– Фаяз Хуҗин "Болгар дәүләте" дигән китабында археологлар буларак казу эшләре алып барганда төрле халыклар эзләрен табабыз, ә татар дигәннекен табылмый, диде. Шул китабы өчен аны хәтта Казанның 1000 еллыгы тантанасына да чакырмадылар, гәрчә ул бу чарага бик зур өлеш керткән булса да. Тарихчыларга һөҗүм бара. Шул ук академик Мирфатыйх Зәкиевны алыгыз. Ул “Происхождение татар и тюрков” дигән китапны Казанда бастырырга мөмкинлек бирмәделәр, шуңа Мәскәүдә бастырдым, диде. Галим Әбрар Кәримуллинны да “Татарлар: исемебез һәм җисемебез” китабы өчен күпме генә хурламадылар.

Тарихчы Альфред Халиковның Алабугада хәтта казу эшләре алып барганда чатырларына кадәр яндырдылар, машина белән чүп-чар алып килеп ташлыйлар иде. Менә татарлардан безгә шундый һөҗүм бара. Безнең бит галимнәр исемнәрендә дә “әл-Болгари” дигән атамалар бар, “әл-Татари” дигәнне ишеткән юк.

Татар ул милләт булса ана телен яклап меңнәрчә кеше урамнарга чыгар иде, шуңа бу милләт түгел, ә "население". Һәр милләт телен, мирасын якларга тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG