Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Габдулла Тукайны искә алалар


Казанда Габдулла Тукайны искә алалар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

26 апрельдә Казанда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу чаралары үтә. Бу көн уңаеннан иң элек башкала үзәгендәге Тукай һәйкәленә Татарстан җитәкчелеге һәм чит илләрдән килгән вәкилләр катнашында чәчәкләр салдылар.

Тукай һәйкәленә Татарстан хакимияте исеменнән чәчәк салуны элекке елларда президент Рөстәм Миңнеханов башкара торган булса, әлеге чара быел Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырылды. Аның белән бергә, Татарстанга эш сәфәре белән килгән Дагыстан республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатипов, Төрекмәнстан парламенты вәкилләре, төрки республикалардан килгән шагыйрьләр, татар зыялылары да Тукайның 129 еллыгын искә алды.

Көн салкын һәм өстән кар явып торуга карамастан быел Тукай һәйкәленә чәчәк салырга башка еллардагыга караганда күбрәк кеше килде.

Үзе дә әлеге чарада катнашкан Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев бу хәлне Тукайга карата булган хөрмәтнең елдан-ел арта баруына бәйләп аңлатты.

"26 апрельне без һәр ел Тукай бәйрәме, Шигърият бәйрәме итеп билгеләп үтәбез. Аның елдан-ел әһәмияте арта бара. Соңгы елларда без аны Шигърият бәйрәме итеп кенә түгел, ә үзебезнең милли бәйрәмебез итеп кабул итә башладык.

Быел шунсы да сөенечле – халык бик күп килгән. Бүген монда хәтта чит илләрдән дә кунаклар бар. Тукай бәйрәме татар халкының гына түгел, гомумән, төрки халыкларның да олуг бәйрәменә әверелеп бара. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки Тукайның тәэсире ул татар мәдәниятенә генә түгел, башка халыкларга, бигрәк тә төрки халыкларның мәдәниятенә дә бик көчле булган", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG