Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңарыш" газетасында беренче мөхәррирне искә алдылар


Азат Сәгыйтов
Азат Сәгыйтов

Себернең "Яңарыш" газетасы журналистлары 25 еллыкка багышланган утырышта беренче мөхәррир Азат Сәгыйтовны искә алдылар.

Утырышта "Яңарыш" газетасы мөхәррире Алсу Сәгыйтова өлкәбездә татар хәрәкәте үсешенә алыштыргысыз өлеш кертүче, күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог, бөтен гомерен халыкка хезмәткә багышлаган Азат Сәгыйтов эшчәнлегенә багышланган фильм тәкъдим итте. Аннары редакция хезмәткәрләре Азат Сәгыйтов, хәбәрче сугыш ветераннары, газетаның 25 еллыгына багышланган очрашулар турында сөйләделәр. Кунаклар Азат абый белән бәйле истәлекләрен барладылар, газета эшчәнлегенә бәя бирделәр, уңышлар теләделәр.

"Тубыл музей-тыюлыгы архивында “Ленин юлы” газетасының 1957 елдан 1963 елга кадәр чыккан нөсхәләре саклана. Азат Сәгыйтовның 1963 елда һәр сан саен басылып килгән мәкаләләрен укыдым. 23 яшендә ук аның язучы сәләте булган. “Ленин юлы”нда тагын да Люция Хәбибуллина, Рафаэль Магжанов, Хисмәт Корман, Солтан Садыйков мәкаләләре бар. “Яңарыш” белән бергә эшләгән сугыш ветераннары турында да күпне сөйләргә була.

Тубыл шәһәрендә себер татар язучылары оешмасы эшли, күп китаплар бастыралар.

Сәгыйт Сәгыйтов сөйли
Сәгыйт Сәгыйтов сөйли

“Яңарыш”ның 25 еллыгына оештырулар алдан ук башланды. Район саен актив хәбәрчеләргә бүләкләрен булдырганнар, бу уңайдан алар рәхмәт сүзләрен җиткерергә куштылар. Газетаны бик яратып укыйлар, көтеп алалар. Алсу Сәгыйтова Азат абый эшен заманча, акыллы итеп алып бара", - дип сөйләде Хәнисә Алишина һәм Төмән өлкә Думасы депутаты Андрей Артюховның рәхмәт хатын “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Сәгыйт Сәгыйтовка тапшырды.

Газетаның беренче көннән үк ярдәмчесе, өлкәбез татарларының аксакалы, киңәшчесе, 24 яшеннән җитәкчелек эшен башлаган өлкә Думасы депутаты вазифасына кадәр күтәрелгән Әхтәм Каюмов төпле, дәлилле чыгышын газетаның беренче мөхәррире турындагы истәлекләреннән башлады:

Газетаның якын дусты Әхтәм Каюмов
Газетаның якын дусты Әхтәм Каюмов

“Азат әфәнде белән без газета турында сүз дә булмаганда ук, район җитәкчесе булганымда таныш идем инде – ул Байкаловода балалар йорты директоры иде. “Яңарыш”ны башлаган вакытны мөхәррирне кайдан алырга дип баш вата идек. Азатны “Яңарыш”ка мөхәррир итеп куйдык. Шулай бервакыт, газетаның 5 еллыгына Азат, бер биш мең сорасам бирерләрме икән, ди. Мин моны бик яхшылап сүктем: “Ун мең өчен син “Яңарыш”та ник эшлисең? Күпме җәяү йөрергә була? Иң кечкенә бүләк “Нива” булырга тиеш”, дидем. Ул вакыттагы җитәкчегә алып кердем. Үзебезнең теләкләрне әйттек.

Менә шулай Азатта батырчылык уяту, өлкә түрәләренең ишекләрен ача белү тәҗрибәләрен өйрәттем. Бергәләшеп редакциягә бина, гаиләсенә фатир сорадык. Газетаның проблемаларын хәл итүдә бергә идек. Үзебезнең татарыбызга саз як проблемаларын яктыртуы белән дә зур ярдәме тиде. Ул гел халык белән аралашырга тырыша, алар белән тиз арада уртак тел таба иде. Өлкә хөкүмәте алдында “Яңарыш”ыбызның абруен күтәрде.

Җирле шагыйрә Гөлнур Хәйруллина (с) һәм Нәркәс апа Нәбиуллина
Җирле шагыйрә Гөлнур Хәйруллина (с) һәм Нәркәс апа Нәбиуллина

​Бер тәкъдимем бар: Күкрәндегә юл салу беренче саз якларны күтәрү програмында бар иде. Ике ел рәттән ул якларга юл салу өчен өлкә губернаторы Сергей Собяниннан акча сорап алдык. Ул акчалар башка авылларны юллы итәргә тотылды. Аның башка сәбәбе дә бар: 1980 елны Күкрәндедә аксакаллар, авыл халкы белән очрашу үткәрдек. Ел саен түрәләр үткән елга нәтиҗә ясарга тиеш иде. Өлкәннәр, мактаулы кешеләр шунда, безгә юл кирәкми, өч мәртәбә самолет йөри, ун минутта Тубылда булабыз дип әйтәләр. Әхтәм Каюмовка безнең чия, балык кына кирәк, ул татарны таларга килгән дип сүз таратканнар. Аннары бер ун елдан соң, 1989 елда Рокецкийның урынбасары булып эшләгәнемдә, Күкрәндедән делегация килгән: “Оят булса да килдек, юл кирәк икән безгә”, - диләр. Шул турыда “Саз ягының үтәлмәгән програмы” дип күтәреп чыксагыз иде. Шул елларда Ләчеккә электр линиясе сузып калдык. Саз ягын электрлы итү дә күтәреп чыга алмаслык проблема түгел.

“Яңарыш”ка уңышлар телим, күңелегезне төшермәгез, татарлыкны саклап калуда сезнең өлеш бик зур”, - дип киңәшләрен юллады Әхтәм Каюмов.

Өлкәбезнең шагыйрәсе Галия Абайдуллина Әдәбият елы уңаеннан шигырьләр сөйләде.

Галия Абайдуллина шигырьләрен укый
Галия Абайдуллина шигырьләрен укый

“Кичер, Азат, саклап калалмадык,
Инде мәдхияләр көйлибез.
Татар тарихы музее идең,
Бүген легендалар сөйлибез.
“Яңарыш”ның яралы көнендә
Бәйләргә булышыйк ярасын.
Аңа таяныч һәм терәк булып
Өзелмәсен дуслар арасы”,

- дигән юллары көчле кул чабулар белән алкышланды.

“Азат Сәгыйтов бүгенге көндә меңләгән кеше яратып укыган басманың нигезен салучыларның һәм аның ныклап үсеп китүенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Аның “Яңарыш”та эшләве газетаның халык арасында популярлашуында мөһим роль уйнады. Шул рәвешле “Яңарыш” 25 ел буена үз абруен төшермичә халыкка хезмәт итә икән, монда Азат Сәгыйтовның өлеше гаять тә зур. Шуңа да аның исеме газета тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш.

Активларга бүләкләр тапшыру
Активларга бүләкләр тапшыру

Азат Сәгыйтов татар мәгърифәтчелегендә, яшендәй атылган йолдыз кебек, тиз арада якты эз калдырып киткән шәхес. “Яңарыш”ны оештырып әдәби-мәдәни мохитебездә күптән күрелмәгән, гаҗәеп матур җанлану тудырды. Кыю фикерле талантлы журналист буларак, татар публицистика жанрында, актуаль темаларга язылган мәкаләләре белән зур иҗади мирас калдырды”, - дип һәрвакыттагыча тирән эчтәлекле җөмләләр белән үз фикерләрен җиткерде газетаның иң абруйлы, тугрылыклы хәбәрчесе, ветеран укытучы Люция Хәбибуллина.

“Яңарыш”ның Төмән шәһрендә яшәүче актив хәбәрчеләренә Алсу Сәгыйтова мактау кәгазьләре һәм бүләкләр таратты.

"Яңарыш"лылар һәм аларның дуслары, хәбәрчеләре
"Яңарыш"лылар һәм аларның дуслары, хәбәрчеләре
XS
SM
MD
LG