Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Урыс активистлары "Русиядәге милли республикаларда урыс телен һәм милләтара килешеп яшәүне коткарыгыз" дигән мөрәҗәгать таратты. Бу мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасына үзләренә күрсәтмичә татарларны да керткәннәр.

Урыс активистлары матбугат чараларында, интернетта "Русиядәге милли республикаларда урыс телен һәм милләтара килешеп яшәүне коткарыгыз" дигән мөрәҗәгать таратты. Бу мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев, федерация шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенко, дума депутатлары, сәяси фиркаләрнең җитәкчеләренә исемләнгән.

Әлеге документта милли республикалардагы мәктәпләрдә, аерым алганда Татарстанда, урыс теленең хәле, янәсе, бик мөшкел итеп тасвирлана. Төбәкләр үз кануннарын кабул итеп, шулар нигезендә дә яшәгәнгә "идән астыннан милләтара киенкерелекнең өлгереп килүе" турында да әйтелә. Татарстандагы мәктәпләрдә урыс теле аз өйрәнелә, татар теле урыс балаларына мәҗбүри укытыла дип зарлана бу мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр. Балалар бакчаларында да татар телен өйрәнә башлау да аларның күңеленә хуш килмәгән. Республикалардагы язучылар берлекләрендә урыс бүлекләренә игътибар булмау турында да әйтелә, төбәкләрдәге депутатлар "урындагы милләтче-канун чыгаручылар" дип бәяләнә.

Михаил Щеглов

Михаил Щеглов

Бу мөрәҗәгать Татарстанда 13 сентябрьгә билгеләнгән президент сайлауга әзерлек башланганда пәйдә булды. Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе булып эшли башлагач татар теленә игътибар үзгәрә төште. Дәүләт теле буларак аны балалар бакчаларында өйрәнә, тугызынчы сыйныфны бетергәннәр имтихан булмаса да тест тапшыра башладылар, быел беренче тапкыр министрлыкларның колегияләрендә татарча чыгышлар да яңгырады һәм башкалар. Әлеге хәлләрне ана телебезгә карата уңай караш сизелә дип бәяләүчеләр дә бар.

Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов әлеге мөрәҗәгатьне әзерләүчеләрнең берсе. Аның сүзләренчә, бу документ әзерләнгәндә төрле республикалардагы урыс активистлары белән язышканнар һәм уртак җимешләре булып тора. Азатлыкка ул: "Кем әзерләгәнне хәтерләмим дә, кайбер өлешләрен төзәттем" дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу документ Русия президенты каршында урыс телен үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләр шураларының уртак утырышы алдыннан язылган. "Бу утырыш берничә тапкыр кичектерелде һәм менә май аенда ул үтәчәк дигән хәбәрләр бар", ди Щеглов. "Әгәр бу мөрәҗәгатьнең Татарстан президентын сайлауга йогынтысы була икән, без шатланачакбыз гына", дип тә өсти.

"Әгәр сез ата-аналардан сораштырсагыз, урыс теллеләрнең унысының тугызы безнең балалар кирәкмәгән дәрескә йөри, ул безгә кирәкми дип әйтер иде. Урыс теллеләр үз тормышларында, эшләрендә татар телен кулланмый. Бу фәннең (татар теле) яшәештә кирәге юк", ди урыс мәдәнияте башлыгы.

Республикада ике дәүләт теле һәм аларның тигез, бер дәрәҗәдә кулланылышта булырга тиешлегенә карата ул: "Икенче дәүләт теле (татар теле) таләбе ул колагыннан тартылган шикелле ясалма рәвештә булдырылган. Бүген бу таләпләрне яңадан карау кирәк. Соңгы 25 ел эчендә татар теле киң күләм аралашу дәрәҗәсе ала алмады. Татар җәмәгатьчелегенең локаль теле генә булып калды. Мин үзем моннан 25 ел элек балаларымның татар телен белүенә каршы түгел идем. Хәзер, минемчә, татарларның татар телен өйрәнүенә генә басым ясалырга тиеш", дип белдерде.

Наил Гарипов

Наил Гарипов

Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы соңгы ун еллап вакыт эчендә милләтләргә каршы алып барылган сәясәтне, шул исәптән, мәгарифтә милли компонентның бетерелүен, Бердәм дәүләт имтиханнары кертелеп бары тик урысча гына имтиханнар биреп югары уку йортларына керү таләбе куелуын, милли мәгарифкә киртә салган Русиянең мәгариф кануны кабул ителүен, милли республикаларга куркыныч тудырган милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыруны да күрмәмешкә тырыша. Әлегеләр исә республикалардагы милли телләренең абруена гел тискәре тәэсир ясап килде.

Щеглов республикада "идән астыннан милләтара киеренкелекнең өлгереп килүенә" түбәндәгечә аңлатма бирде. "Иҗтимагый, сәяси һәм шулай ук республиканың гомум тормышына урыслар җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп ителмәгән. Республика җитәкчелегендә урыслар өлеше урысларның гомум санына туры килми. Кануннар да берьяклы гына кабул ителә. Бу системалы проблем булып тора", ди Щеглов.

Линар Сафин

Линар Сафин

"Урыс телен коткару" мөрәҗәгатен имзалаучылар арасында Казанның "Иман" ислам мәдәнияте үзәге рәисе Наил Гариф (Гарипов) һәм "Ватан намусы һәм ышанычы" хәрби-патриотик оешмасы җитәкчесе Линар Сафин да бар дип күрсәтелгән.

Наил Гариф Азатлыкка әлеге мөрәҗәгатьне имзаламавын белдерде. Ул аны 18 май көнне генә күреп алган. "Миңа шалтыратмадылар. Минемчә, бик бәхәсле мөрәҗәгать килеп чыккан. Мондый хатлар проблемнарны күпкә тирәнәйтә һәм зурайта гына", ди Гариф. Ул документы әзерләүчеләргә "мондый сәяси белдерүләрне алдан килештерергә кирәк" дип шикаять тә язып салган.

Линар Сафин Азатлык шалтыратканга кадәр мондый мөрәҗәгатьнең дөнья күрүен белмәгән булган. "Мин аларның (документны әзерләүчеләрнең) иманнарын киям әле", ди Сафин. Ул Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәргән сәясәтне тулысынча хуплавын һәм республикада кем генә булмасын аңа теләктәшлек күрсәтергә тиеш дип белдерде. Сафин республикада "идән астыннан милләтара киеренкелек өлгереп килә" дип белдерүләргә каршы, киресенчә, әлеге мөрәҗәгатьне әзерләүчеләрне милләтара каршылыкка этәрүчеләр дип бәяли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG