Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда "Арангул-батыр"лы Сабантуй үтте


Көрәш бәйгесе балалардан башланды
Көрәш бәйгесе балалардан башланды

13 июнь көнне Тубыл шәһәренең Александр бакчасында Сабантуй һәм "Арангул батыр" көчле спортчылар бәйгесе үтте.

“Милли бәйрәмебез “Князь болыны”нда ат чабышы белән башланды, - дип сөйләде Римма Өметбаева. - Сабантуй мәйданы уртасында урнаштырылган сәхнәдә “Мирас”бию ансамбле тарихи темага сәхнәләштерелгән бию башкарды. Тәбрикләүчеләр арасында Казаннан килгән абруйлы кунак – Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та бар иде.

Сабантуйга килгән өлкәннәр
Сабантуйга килгән өлкәннәр

Шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов бәйрәмгә хәер-догасын юллады. Сабантуй сәхнәсеннән батырларыбызны, алдынгыларыбызны, горурланырлык шәхесләребезне зурлап рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, концерт програмы башланды. Өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаучы үзешчән артистларның чыгышларын карап тамашачылар ял иттеләр. Быелгы бәйрәмдә дә, гадәттәгечә, Казан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Яркәү районыннан килгән җырчыларның чыгышлары бәйрәм концертын бизәде. Ренат Әбелхәиров һәм Гөлфия Хәлитова бәйрәм тамашасының гүзәл бер өлешен тәшкил иткән җырлы-биюле програмны оста, матур алып бардылар”.

Мәйданда спорт, милли уеннар, көрәш оештырылды. “Арангул-батыр” Vнче экстрим турниры да үз тирәсенә күп тамашачыларны җыйды. Ул Сабантуйның бизәге булды.

Батырлар бәйгегә әзер
Батырлар бәйгегә әзер

- Тубыл, Төмән, Барнаул шәһәрләреннән килгән көчле ир-егетләр зур әзерлек таләп иткән дүрт ярышта узыштылар. Башта тизлеккә йөз килограммлы бүрәнәне әйләндерделәр, аннары ике илле килограммлы ком тутырылган капчык күтәреп йөгерделәр. Өченче этапта 45, 75, 100 килограммлы бүкәннәрне бер урыннан икенче җиргә күтәреп күчерделәр. Соңгы өлештә ат арбасына утырган 29 баланы тартып китерергә кирәк иде. Егетләр барысын да җиренә җиткереп башкардылар, аларга җанатарлар да көч биреп торды. Милләттәшебез Динар Фәйзуллин ат арбасын сөйрәүдә беренче урын алды, ә гомуми нәтиҗәдә 13 кеше арасында алтынчы урын яулады. Ә алтын медальгә Тубыл егете Сергей Воронин иреште. Без бу бәйге кысаларында Төмән, Екатеринбур шәһәрләрендә ярышлар үткәрдек инде. Казанга һәм башка шәһәрләргә барасыбыз килә, - дип хәбәр иттеләр әтиләре Арслангәрәй хаҗи хөрмәтенә “Арангул батыр”ны булдыручы, оештыручы Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар.

Җиңүче һәм Арангуловлар
Җиңүче һәм Арангуловлар

Бу ярышта спорт мастерлары, дөньякүләм ярышларда җиңүчеләр, параолимпидада катнашучылар һәм үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр катнаштылар. Ярышның максаты - көчне күрсәтү генә түгел, ә борынгыга күз салу: бабаларыбыз кебек бүрәнә, бүкән, ком тулы капчыклар белән ярышу, диләр Арангуловлар.

50 килолы капчыклар күтәреп йөгерү
50 килолы капчыклар күтәреп йөгерү

Сабантуй мәйданында декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләрен карарга, татар йорты җиһазлары белән бизәлгән чатырда милли ризыклар белән чәй эчәргә мөмкин иде.

“Быел милли көрәш буенча абсолют батыр исемен Алексей Кочетов алды. Гер күтәрүче милләттәшләребез күп бу шәһәрдә, алардан Сәфәр Әйтмаметов иң көчлесе дип табылды. Теләүчеләр татар газета-журналларына да языла алдылар”, - диде Сабантуйда катнашкан Рәүфә Кангазина.

Сабантуйга килгән артистлар
Сабантуйга килгән артистлар

XS
SM
MD
LG